Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

«Ладушки» балалар клубында тәрбияләнүчеләр «МН» да экскурсиядә

Редакция бинасында районка хезмәткәрләре балаларны җирле матбугат белән якыннанрак таныштырдылар.

Баш редактор урынбасары, "МН"ның җаваплы сәркатибе Анжела Райсян экскурсия үткәрде, газетаны дөньяга чыгару зур хезмәт булуы турында сөйләде.

Үзләренең юлларын кызлар һәм малайлар электрон яңалыклар дөньясында дәвам иттеләр, алар яңалыкларның интернет-мәйданчыкларда урнаштырылуын үз күзләре белән күрделәр.

Нәниләр үзләрен телевизион яңалыклар алып баручы ролендә сынап карадылар.

— Редакциядәге экскурсия безгә бик ошады, күп нәрсә күрдек. Газетаның ничек әзерләнүе, хезмәткәрләрнең ничек эшләве турында белдек, шулай ук газетаның электрон версиясен карадык. Бирегә тагын киләчәкбез, — диделәр балалар тәэсирләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X