Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

Менделеевскида эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев булды

Ул «Менделеевские новости» редакциясе пенсионерлары белән очрашты һәм Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган тантаналы концертта катнашты.

Эдуард Шәрәфиев чәй өстәле янында шәһәрлеләрнең фикер һәм тәкъдимнәрен тыңлады һәм 70 менделеевлыга районка бүләк итте. Ул «Химик», «Карповчы», «Альфа», «Бондюжский» ТИСлары актистлары Әлфия Зариповага, Фәния Мөбарәкшинага, Роза Бәхтияровага, Лариса Семёновага басма матбугатны тантаналы рәвештә тапшырды һәм аларны бәйрәм белән котлады:
«Сезне бәйрәм белән котлыйм! Менделеевскида зирәк яшьтәге иң актив, кунакчыл кешеләр яши. Газетаны гаиләгез белән бергә яратып укырсыз, район һәм республиканың мөһим вакыйгаларыннан хәбәрдар булырсыз дип ышанам».

Өченче яшь вәкилләре исеменнән «Бондюжский» ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева депутатка рәхмәт белдерде:
– Зирәк яшьтәгеләргә игътибарыгыз өчен рәхмәт. Һәр ярты ел саен безнең белән очрашасыз һәм «Менделеевские новости» газетасына яздырасыз. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев