Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

«МН» #Безбергә акциясенә кушылды

Бу уңайдан «Менделеевские новости» редакциясе коллективы матбугат ветераннарына ярдәм күрсәтте.

Филиал җитәкчесе Джулия Искәндәрова тармак ветераннарына яшәү урыннары буенча азык-төлек җыелмасы илтте.

Бүгенге көндә илебездә булган җиңел булмаган вакытта, өченче яшь вәкилләренә аз гына булса да игътибар бирәсе килә. Шуның өчен редакция командасы инициатива күрсәтеп #Безбергә акциясенә кушылды һәм азык-төлек җыелмасы юнәтте.

— Анда карабодай ярмасы, макарон, көнбагыш мае, чәй һәм башка татлы ризыклар,-дип белдерде баш редактор.

Мондый акцияләр кешеләрне берләштерә һәм үзара уңай мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә. Өченче яшь вәкилләре Лариса Кривилева, Асия Мөхәмәтханова, Мәдинә Григорьева, Роза Шәрәфиева әлеге акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм социаль челтәргә үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев