Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

Район газетасын өйләргә

«#Безбергә» штабы волонтёрлары менделеевлыларның өлкән буын вәкилләренә яраткан районкаларны өләштеләр.

«Яшьлек» яшьләр үзәге штабы волонтёрлары басма матбугатка редакциядә альтернатив алым белән язылган пенсионерларның өйләренә «Менделеевские новости» һәм «Менделеевск яңалыклары» газеталарын илтеп бирделәр. Районка аша өлкәннәр районда булган вакыйгалардан хәбәрдар була алачаклар.

Волонтёрлар Игорь Алтайский, Ляйсан Гаврилова, Константин Пряхин, Ринат Бадаев, Полина Исмәгыйлова һәм Карина Козлова газеталарны адреслар буенча илттеләр. Пенсионерлар актуаль мәгълүматларны һәм соңгы хәбәрләрне белделәр.

— Җирле басманы китереп бирүләре искиткеч! Аларга зур рәхмәт! Җомга номерын түземсезләнеп көттек. Хәзер һәр битен укыячакмын, — ди Эльвира Сазонова.

«#Безбергә» штабы активистлары коронавирус пандемиясенә бәйле саклану чараларын күрделәр. Алар битлекләр һәм перчаткалар киделәр. Үз теләкләре белән йөрүчеләр менделеевлыларның гозерләре буенча беренчел кирәкле азык-төлек продуктларын, даруларны да илтәләр. Волонтёрлык штабының кайнар линиясе телефоны: 8 (85549) 2-00-76.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев