Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

«Татмедиа» АҖ 13 еллыгын билгеләп үтә

Компания 98 газетаны, 14 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 интернет-сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә.


Татарстанда 160тан артык басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чарасын, шулай ук Идел буенда иң зурлардан булган «Идел-Пресс» полиграфия комплексын берләштергән «Татмедиа» холдингы 13 еллыгын билгеләп үтә. Ул 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла.

Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» 70 филиалны, 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 интернет-сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар нәшер итә. Холдингта 1700 хезмәткәр эшли.

Коммуникациянең традицион каналлары белән беррәттән, бүген «Татмедиа» социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм видеохостинглардагы (Instagram, Telegram, YouTube, TikTok, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Twitter, Whatsapp) барлык популяр мәйданчыкларда тәкъдим ителгән. Компания берләшмәләренең гомуми саны 300дән артык сәхифәне, мессенджерлардагы 50 каналны һәм 100 YouTube-каналны тәшкил итә.

«Татмедиа» яңалыклары сайт-агрегаторы tatmedia.ru - LiveInternet сервисы мәгълүматлары буенча Татарстанда иң популяр сайтлар рәтендә. Берничә ай дәвамында холдинг республикадагы барлык сайтлар арасында айлык рейтингта беренче урынны били. Уникаль кулланучыларның уртача күрсәткече ай саен Татарстаннан 700 мең кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта, агрегатор LiveInternet версиясе буенча илнең иң популяр 60 сайты арасына керә.

«Идел-Пресс» полиграфия комплексында ел саен 19 миллионнан артык китап дөнья күрә, предприятиенең территориясе 16 мең квадрат метр тәшкил итә.

2020 елда «Татмедиа медиамәктәбе» оештырылды, аның бурычы медиатармак хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру һәм аларга өзлексез белем бирүдән гыйбарәт. Быелның башыннан алып «Татмедиа медиамәктәбе» район белгечләрен укыту буенча 5 программа оештырды.

«Татмедиа»да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында булдырылган медиаүзәктә елына актуаль социаль-иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни характердагы 500дән артык матбугат конференциясе оештырыла һәм үткәрелә.

Холдинг составындагы быелның 7 маенда ачылган «Китап» радиостанциясенең кушымтасын AppStore һәм Google Play ярдәмендә инде 10 мең тапкыр йөкләп алганнар. «Китап»тан тыш, холдингка тагын Татарстанның төрле шәһәр-районнарында эшли торган 11 радиоканал керә.

«Татмедиа»да Татарстанда иң зурлардан саналган фотобанк тупланган, анда узган гасырның урталарыннан алып бүгенге көнгә кадәр республикадагы иң әһәмиятле вакыйгаларны чагылдырган фотокадрлар саклана. Медиахолдинг Татарстанның җәмәгать урыннарында даими рәвештә тематик фотокүргәзмәләр оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев