Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • ЗАГС бүлеге язылу кампаниясенә кушылды

    «Менделеевские новости» газетасына 2022 елның беренче яртысына абонементны ЗАГС ветераны Гөлсинә Заһретдинова алды.

    Аңа шулай ук «Нептун» Идарәче компаниясеннән истәлекле бүләк тапшырылды.

    «Бүләкләр өчен рәхмәт. Аларны Өлкәннәр айлыгында алу аеруча күңелле. Һәр җомгада районканы түземсезлек белән көтәм, аны башыннан ахырына кадәр укыйм», — дип фикеләре белән уртаклашты Гөлсинә Абдулловна.

    Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрьгә кадәр районкага ташламалы бәядә язылырга мөмкин — 480 сумга*. Бу чорда язылганнар ДНС цифрлы һәм көнкүреш техникасы кибетеннән призлар уйнатуда катнашачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: