Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырларда – халкыбыз тарихы

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда халык ветераннары хорының “Минем адрес – Советлар Союзы” исемле егерменче йөзьеллыкның 70 нче елларына багышланган отчет концерты узды.

 – Мәскәү сөйли. Сезнең игътибарга Клара Галләмова җитәкчелегендәге ветераннар халык хорының концертын тәкъдим итәбез. Хорның аккомпонитаторы – Михаил Прокофьев, – дип радиода яңгыраган сүзләр белән концерт программасын башладылар алып баручылар Гөлназ Стрелкова һәм Виктор Никифоров. – Без сезне егерменче йөзьеллыкның 70 нче еллары чорына алып кайтырбыз, илебездә һәм районда булган мөһим вакыйгаларны искә алырбыз.

Ветераннар татар һәм рус телләрендә туган илебез, дуслык, завод, мәхәббәт турында җырлар, классикларның композицияләрен башкардылар.

Район башлыгы Валерий Чершинцев үз чыгышында хорның 30 елдан артык сәхнә күрке, репертуарының бай һәм сәхнә киемнәренең зәвыклы булуын, моңлы җырлары һәркемнең күңелен әсәрләндерүен билгеләде. Валерий Сергеевич хезмәт һәм хор ветераны Илгизәр Тимергалиевага Рәхмәт хаты, ә коллективка сәламәтлекләрен ныгыту өчен скандинавия таяклары тапшырды.

Бу кичне менделеевлылар зур кызыксыну белән солистлар Лариса Кривилёва, Людмила Иванова, Анна Фәрхетдинова, Асия Кадыйрованы тыңлап хозурландылар. Людмила Иванова һәм Михаил Прокофьев, Клара Галләмова һәм Асия Кадыйрова, апалы-сеңелле Галина Елисеева һәм Александра Кирилловалар дуэтлары, Любовь Косякова укыган шигырьләр беркемнең күңелен дә битараф калдырмады. Юрий Гудовских, Виктор Зәйнетдинов, Радик Ахунҗанов һәм Михаил Прокофьев составындагы “Сюрприз” вокал инструменталь ансамбле дебюты сәхнә бизәге булды. Дәртле такмаклары белән “Весёлые бабушки” ансамбле тамашачының күңелен күтәрсә, “Калина-рябина” җыры белән хор каршындагы вокал ансамбленең беренче мәртәбә чыгышы, дүрт кешелек вокал төркеме чыгышлары “Афәрин!” сүзләренә күмелде.

– Хорга 12 нче ел йөрим. Барлык концертларда да катнашам. Шәһәр һәм районда гына түгел, Алабуга, Яр Чаллы Казанда да чыгыш ясыйбыз, – ди Венера Шәрәфиева.

Сүзгә башкалар да кушыла:

– Коллективта 38 кеше, бер-беребез белән дус һәм тату яшибез, бәйрәмнәрне, истәлекле вакыйгаларны бергәләп үткәрәбез, сәхнәдә вакытта бар авырулар да онытыла. Даими репетицияләрдән тыш “Химик” спорт комплексына сәламәтләндерү сеансларына, бассейнга, чаңгыда йөрибез, сәламәт яшәү рәвеше иҗатыбызда ачык чагыла, – диләр хор әгъзалары.

Хор җитәкчесе Клара Галләмова сүзләренчә, коллектив һәрвакыт иҗади эзләнүдә.

 – Яңа җырлар өйрәнәбез, сәхнә осталыгын камилләштерәбез. Алда планнар зурдан: Яр Чаллыда “Балкыш” республика фестиваленең зона туры, комсомолның 100 еллыгы, апрельдә Алабугада хор музыкасы бәйгесе, Л.Карпов заводының 150 еллыгы, Бөек Җиңү көненә әзерлек һәм башкалар, – дип билгеләде Клара Гәлимҗановна.

 – Концерт бер мизгелдә узды. Ветераннар – районның алтын фонды, менделеевлыларның горурлыгы, аларның чыгышыннан соң күңелләр яшәрә, йөрәккә дәрт өстәлә. Җырларда – халкыбыз тарихы, өченче яшь вәкилләре үз чыгышларында Ватаныбыз һәм райондашларыбызның 70 нче еллардагы яшәешен ачык чагылдырдылар, – дип фикерләре белән уртаклаштылар Л.Карпов исемендәге ветераннар советы рәисе Татьяна Митшина, 2 нче мәктәпнең тарих укытучысы Гөлүзә Бондарева һәм башкалар.

Концерт “Җыр кеше белән кала” җыры белән тәмамланды.

Фойеда туган якны өйрәнү музее коллективының 70 нче еллар темасына кызыклы экспонатлардан тирән эчтәлекле күргәзмә белән танышырга мөмкин булды. Чара видеоязмалар белән баетылды, аның барышында тамашачы өчен район тормышына бәйле викторина оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев