Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар “Акыллы каникуллар” җәйге мәгариф мәктәбе белән “Менделеевск яңалыклары”нда кунакта

Смена “Super 5”( vk.com/super5 мendeleevsk) “Уңыш мәктәбе” мәгариф үзәге базасында уза. Исегезгә төшерәбез, Менделеевскида бу үзәк яз көне ачылды.

 – Бездә мондый мәктәпләрнең челтәре бар. Алар Алабугада, Зәйдә, Менделеевскида тормышка ашырыла. Балаларны менталь арифметикага, инглиз теленә, мегахәтергә өйрәтәбез, кызыклы мастер-класслар һәм тренинглар үткәрәбез, – дип билгели җитәкче Айрат Кавиев. – Безнең бурыч баланың үзаңын үстерүче төрле программалар аша яңа белемнәргә, яңа компетенцияләргә өйрәтү һәм хәтта җәйге каникулларда да. Шуның өчен “Акыллы каникуллар” мәгариф проекты гамәлгә керде. Шушы көннәрдә беренче смаенасы тәмамлана.

Ул ике атна дәвам итә. Балалар иртәнге 9дан көндезге 3кә кадәр булалар, алар белән укытучылар, педагоглар, вожатыйлар шөгыльләнә. Ике мәртәбә ашау каралган. Сменага йөрүчеләр һәр көнне аерым темага багышлыйлар. Беренче сменада аларның фәннәр көннәре, куркынычсызлык, кино, кулинар осталык һәм башкалар булды. Сигез малай һәм кыз көн саен файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Моннан тыш аны гамәлдә кулландылар.

 – Биредә күңелсезләнергә туры килми, – ди Илья Петров. – Көн дәвамында төрле чаралар үткәрелә, вакыт үткәне сизелми дә. Бүген сезгә килдек. Биредә безне газета чыгарырга, видеога төшерергә өйрәтәсез, “Менделеевские новости” сайтында ничек эшләргә күрсәтәсез.

Редакция хезмәткәрләре үзләренең эшләре турында сөйләделәр, мәгълүмати үзәк буйлап киңәйтелгән экскурсия үткәрделәр, “Менделеевск Хәбәрләре”нең чираттагы чыгарылышын әзерләү барышын күзәттеләр. Балалар үзләре алып баручы булып карадылар һәм рольне яхшы башкардылар. Моннан тыш алар “Футболчыны бел” сораштыруында респондентлар ролендә булдылар, ул “Менделеевск Хәбәрләре”ндә чыгачак. Ахырда балаларга “МН” белән актив җәй темасына фантазияләрен эшкә җигүне тәкъдим иттеләр. Үсмерләр асфальтка матур рәсемнәр ясадылар, аның өчен бүләкләр алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев