Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

1 октябрь-Халыкара музыка көне

Музыканың чикләре һәм милләте юк, ә үзләрен моң хезмәтенә багышлаган кешеләр бары тик хөрмәт белән генә телгә алынырга лаеклар. Балалар сәнгать мәктәбе 49 ел гамәлдә. 2017 ел мәктәп өчен - юбилей елы. Бүгенге көндә БСМ музыка бүлеге педагогик һәм шәкертләр составы белән иң күп санлыдан исәпләнә. Биредә 135 бала белем...

Музыканың чикләре һәм милләте юк, ә үзләрен моң хезмәтенә багышлаган кешеләр бары тик хөрмәт белән генә телгә алынырга лаеклар.

Балалар сәнгать мәктәбе 49 ел гамәлдә. 2017 ел мәктәп өчен - юбилей елы. Бүгенге көндә БСМ музыка бүлеге педагогик һәм шәкертләр составы белән иң күп санлыдан исәпләнә. Биредә 135 бала белем ала һәм 15 укытучы, һөнәри музыкантлар эшли: А.Абрамова, О.Маштакова, Е.Лыкова, Э.Сабирҗанова, А.Белоусова, Н.Габидуллина, О.Замятина, О.Ушкова, Е.Никитина, Т.Фирсова, Ф.Нуриәхмәтова, С.Перина, Р.Таҗиева, М.Прокофьев, А.Латипова. Нәкъ музыкаль бүлектә уен коралында өйрәнергә теләүче һәр бала башлангыч һөнәри белем ала ала.

Бу вакыт эчендә мәктәптән берничә буын музыкантлар чыгарылды. Төрле дәрәҗәдәге лауреатлар, дипломантлар аз түгел. Чыгарылышларның күбесе республика һәм илебез уку йортларында музыкаль белем алуларын дәвам итәләр. Мәктәп даими үсештә, яңа бүлекләр ачыла, укыту системасы камилләштерелә.

Музыкаль бүлек базасында "Скрипунелла" (җитәкчесе О.Ушкова), "Баян басмалары" (Ф.Нуриәхмәтова), "Дайяна" арт-студиясе (Е.Лыкова), "Гармония" хор коллективы (А.Белоусова), аккордеон, домра, гитарачылар ансамбльләре уңышлы эшли. Балаларныкы белән беррәттән башкару эшчәнлеге алып баручы укытучылар коллективлары актив эшчәнлек алып бара: "Е.Никитина җитәкчелегендәге Наигрыш" халык инструментлары ансамбле, "Элегия" вокал ансамбле (С.Перина), "Фантазия" камера ансамбле, "Экспромт".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Балалар сәнгать мәктәбе