Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

10 нчы балалар бакчасында татар мәдәнияте көннәре

10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында татар мәдәнияте атнасы үткәрелде.

Бакчага йөрүче балалар татар халкының бай мәдәни мирасы белән таныштылар, милли ризыкларын авыз иттелэр, халык уеннарын уйнадылар. Музыка көне уңаеннан өлкән яшьәге балалар янына кунакка "Үзәкләштерелгэн клублар системасы" МБУ методисты Данияр Кәбиров чакырылды. Алар сәнгать мәктәбе укытучысы Ленар Фатхуллин белән берлектә татар халык көйләрен төрле уен коралларында башкардылар. Балалар кызыксыну белән кубыз, гитара, баян, курай, флейта моңнарын, хәтта балалайкада башкарылган татар халык көйлэрен тыңладылар. Малайлар һәм кызлар үзләре дә шаулы уен кораллары ансамбле төзеп чыгыш ясадылар.

Ә милли уеннар конне музыка залында "Сукыр тәкә", "Кәләпүшле", йозек салыш, бау тартышу, чабаталы уеннарын уйнадылар.

Чара бик ошады.

Автор һәм фото - Гөлшат Гыйләҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X