Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • 11 нче балалар бакчасында Бөтенроссия форумы

    "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" 11 нче "Балачак планетасы" мәктәпкәчә яшьтәге учреждениесендә шундый исемдә Бөтенроссия форумы узды. Ул балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең "Балачак планетасы" композициясе белән башланды. Бакча мөдире Людмила Будник җыелганнарны сәламләп, район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы белән Менделеевскида төрле спорт чаралары, ярышлар оештырылуын, кече яшьтән балаларга физкультура һәм спортның...

    "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы"

    11 нче "Балачак планетасы" мәктәпкәчә яшьтәге учреждениесендә шундый исемдә Бөтенроссия форумы узды.

    Ул балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең "Балачак планетасы" композициясе белән башланды. Бакча мөдире Людмила Будник җыелганнарны сәламләп, район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы белән Менделеевскида төрле спорт чаралары, ярышлар оештырылуын, кече яшьтән балаларга физкультура һәм спортның әһәмиятен аңлату мөһимлеген билгеләде.

    Форумның беренче өлешендә гаиләләр катнашында читтән торып үткәрелгән спорт чарасына йомгак ясалды. Әлеге конкурста Менделеевск, Алабуга, Удмуртиянең Грахово районы балалар бакчаларыннан 11 гаилә катнашты. Бу көнне "Спорт сөюче гаилә ­ сәламәт Россия!" исемле спорт ярышларында финалга чыгучылар ­ Менделеевскидан Багаповлар (11 нче бакча), Васильевлар (7 нче) һәм Алабугадан Филатовлар (22 нче) гаиләләре катнашты. Конкурсантлар үзләре белән таныштыру, "Туп белән хәрәкәтләнү", "Сәяхәтче бака", "Чикерткәләр", "Космик очыш" эстафеталарында сыналды.

    "Әфлисун" командалы Васильевлар гаиләсе беренче урынны яулады.

    Форумның икенче өлешендә физкультура һәм спортны пропагандалауда иң яхшы иҗат бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Конкурс Казан, Алабуга, Тубән Кама, Лениногорск, Менделеевск шәһәрләре, Әгерҗе, Кукмара, Грахово районнарының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре балалары, педагоглары һәм ата-аналары арасында үткәрелде.

    Иҗат конкурсында 188 кеше катнашты, шул исәптә 2,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар ­150. Бәйге иң яхшы фотосурәт, коллаж, фотоколлаж, иң яхшы авторлык шигыре, иң яхшы проект номинациялэре буенча оештырылды. Җиңүче дипломына Анастасия Кузьмина (2 нче бакча), Архип Мессеев (10 нчы), Сергей Романюк, Агния Галанина (11 нче) һәм башкалар лаек булдылар.

    Чараны бәйгедә катнашучыларның физкультура һәм спорт белән мавыгулары турында чыгышлары һәм музыкаль номерлары бизәде. Бакчада "Без сәламэт яшәү рәвеше яклы!" девизы астында күргәзмә оештырылды.

    "Планетада балалар" музыкаль-спорт композициясе белән форум эше тэмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: