Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

12 нче балалар бакчасында региональ семинар

12 нче "Крепыш" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай, Менделеевск шәһәрләре, Мамадыш районы һәм Монаш авылыннан вәкилләр катнашында региональ семинар узды . "Дәүләт стандартларына нигезләнеп балалар бакчалары һәм ата-аналарның үзара элемтәсен оештыру" темасына багышланган чараны оештыруның максаты: төрле технологияләр куллану нәтиҗәсендә педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү. Бакча мөдире,...

12 нче "Крепыш" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай, Менделеевск шәһәрләре, Мамадыш районы һәм Монаш авылыннан вәкилләр катнашында региональ семинар узды .

"Дәүләт стандартларына нигезләнеп балалар бакчалары һәм ата-аналарның үзара элемтәсен оештыру" темасына багышланган чараны оештыруның максаты: төрле технологияләр куллану нәтиҗәсендә педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү.

Бакча мөдире, "Без бергә" бәйгесен оештыручы Татьяна Газизова җыелганнарны учреждение эшчәнлеге белән таныштырды һәм семинарда катнашучыларга уңышлар теләде.

Семинарның гамәли өлешендә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре игътибарына роботлар куллану буенча, "Әни портреты" исемле мастер-класслар тәкъдим ителде. Шулай ук "Логопат балалар белән коррекция эшләрендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану" буенча видеокадрлар күрсәтелде. Теоретик өлештә педагоглар балаларның юлда иминлеген тәэмин итү, әти-әниләр белән эшләүдә инновацион формалар һәм алымнар куллану, уеннар ярдәмендә аралашу һәм башка темаларга эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чаллы дәүләт педагогия университетының педагогика һәм психология кафедрасы доценты, педагогик фәннәр кандидаты Фируза Хәзрәтова семинарга йомгак ясады. Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Эльвира Минеголова "Без бергә" исемле бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары үзара элемтәне ныгыту

2
X