Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды

«Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.

Мәктәпкәчә учреждение холлында Идел буе халыкларының декоратив — кулланма сәнгать күргәзмәсе җәелдерелде. Бакчаның икенче катында «Милли костюм» күргәзмәсе, шулай ук халык язучылары Г. Тукай һәм А. С. Пушкин әсәрләре буенча эшләнмәләр һәм рәсемнәр күргәзмәләре эшли.

— Кече яшьтән үк балалар үз халкының мәдәниятен, традицияләрен һәм йолаларын белергә тиешләр. Үз тамырларын һәм гореф-гадәтләрен белмәгән кеше, үз иленең патриоты була алмый, — диләр бакча хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев