Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2 нче мәктәп эшчәнлеге

Директор Михаил Яковлев сүзләренчә, хәзерге вакытта мәктәптә 210 укучы белем ала.

Педагогик коллектив дус, тату, бердәм, ел саен төрле чараларда, һөнәри осталык конкурсларында катнаша. 2013 елда мәктәптә капиталь ремонт эшләре башкарылды.

— Быел спорт залының идәнен буядылар, яктылыкны алыштырдылар. Башлангыч сыйныфлар, информатика, рус теле, тарих кабинетларында лампаларны утлы-диодлыга алыштырдылар. Беренче катта макулатура җыю һәм иганәчеләр ярдәме белән стендлар яңартылды. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлмәләре җиһазландырылды һәм яктыртылды. Мәктәп каршысында уку-тәҗрибә участогы бар. Карлыган, алмагач, төче чия юнәтелде һәм утыртылды, — дип белдерде Михаил Петрович.

Күмәк эш нәтиҗәсендә 2 нче мәктәп «2020-21 уку елына иң яхшы әзерлекле мәгариф учреждениесе» номинациясендә шәһәр мәктәпләре арасында яхшылардан дип табылды.

— Директор коллегалары һәм балалар өчен лидер һәм үз эшенең остасы булырга тиеш. Шундый белгеч кенә яхшы җитәкче була ала, — дип саный район башлыгы Валерий Чершинцев.

Мәктәп өчен уку эшчәнлеге мөһим процесс. Директор сүзләренчә, узган елда 9 нчы сыйныфны 19 укучы тәмамлады, бишесе унынчы сыйныфта укуны дәвам итә. 11 нче сыйныфны сигез укучы тәмамлады, алар арасында өчесе медальга ия.

— Адель Гришин һәм Станислав Җиһаншин Мәскәүдә укыйлар, Г. Плеханов исемендәге россия икътисадый университеты, комплекслы куркынычсызлык һәм махсус приборлар ясау институты студентлары. Вера Костина — хәзер Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты. Без укучыларның һәм чыгарылышларның уңышлары белән горурланабыз, — диде М. Яковлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев