2 нче мәктәп укучысы Ангелина Мөхәмәдиева беренче урында
10 нчы сыйныф укучысы Ангелина шушы көннәрдә Алабугада узган «Аларның исемнәре Россия данын тәшкил иткән» Республика конференциясендә беренче урынны яулады.
Анда республиканың 23 районыннан талантлы укучылар җыелды. Конференцияне Алабуга дәүләт музей тыюлыгы оештырды. Көндәшлек зур булуга карамастан, Ангелинаның эше «Алабуганың өяз медицинасы» секциясендә иң яхшылардан дип табылды. Кызның хезмәте уникаль Бондюг табибы Александр Клунокка багышланды. Ангелина зур фәнни тикшеренү үткәрде: Менделеевск шәһәренең Туган якны өйрәнү музее фондындагы мәгълүматларны өйрәнде, Александр Николаевичның кызы һәм ул кайчандыр дәвалаган авырулар белән әңгәмә корды. Укучының җитәкчесе — тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Олеся Миронова. Ангелинаның бу секциядә өченче тапкыр җиңүе, киләчәктә дә аңа фән уңышлары юлдаш булсын.
Фото 2 нче мәктәп архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев