Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2 нче мәктәптә Сыйфат көнен билгеләделәр

2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә икътисад бүлеге начальнигы Л.Богатова һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле Э.Досманова 10 сыйныф укучылары әңгәмә үткәрделәр.

Очрашу барышында кулланучылар базарындагы аерым товарларның сыйфаты һәм гомумән тормыш сыйфаты турында сөйләштеләр. Бу мөһим социаль мәсьәләләр, аларга зур игътибар бирү кирәк. Гражданнарга товарлар һәм хезмәт күрсәтүнең составы һәм характеристикасы турында даими рәвештә мәгълүмат бирү куллану культурасын үстерергә ярдәм итә һәм һәр конкрет сатып алучы өчен кулай карар табып, кибеттә аңлы рәвештә сайлау гадәтен формалаштыра.

Ел саен ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесендә күп кенә илләрдә масштаблы акцияләр һәм флэшмоблар үткәрелә, аларның төп максаты – һәр кешенең тормышында сыйфатның мөһимлеге турында искәртү. Сыйфат көнен бәйрәм итү бер көн белән генә чикләнми, ә традицион рәвештә атна буена дәвам итә.

Фото 2 нче мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев