2 нче мәктәптә тематик очрашу узды
Сигезенче сыйныфларга “Өмет яры” комплекслы социаль ярдәм үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе белгече Елена Әгләметдинова һәм психолог Екатерина Филатова килделәр.
Профилактик әңгәмә “Террорчылык – җәмгыятькә куркыныч” темасына багышланды. Балалар террорчылык актлары була калса тәртип кагыйдәләрен үзләштерделәр, әлеге тема турында фикер алыштылар. Ахырда барысына да буклетлар өләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев