2 нче урта мәктәптә белем көне
Икенче урта мәктәптә Бөтендөнья Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Анда мәртәбәле кунаклар район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Балалар иҗат үзәге директоры Айгөл Моталибова, Карпов исемендәге химия заводының техник директоры Илдар Шәвәлиев, Ак Барс банкы офисы җитәкчесе А.Колпакова катнашты.
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән беренче сыйныф укучыларына бүләкләр – рус һәм татар телләрендә «Татарстан халыклары әкиятләре» (2019 елда ТР дәүләт телләрен өйрәнүдә беренче сыйныф укучыларына ярдәмлек) тапшырылды.
Мәктәп тормышына 19 беренче сыйныф укучысы кушылды. Беренче кыңгырауны бирү хокукы 11 сыйныфтан Станислав Җиһаншинга һәм беренче сыйныф укучысы Камилла Галиевага бирелде. 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар аларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Белем көне сыйныф сәгатьләре белән тәмамланды.
Фото 2 нче мәктәп архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев