Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2020 елга БДИның яңа расписаниесе

Бердәм дәүләт сынавын коронавирус пандемиясе сәбәпле, майдан 8 июньгә күчерделәр.

Россия агарту һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге министрлыкларының бердәм фәрманы норматив хокукый актлар проектларыныңфедераль порталында урнаштырылган. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

БДИ-2020 тапшыруның яңа расписаниесе:
8 июнь – география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр.
11 июнь – рус теле
15 июнь –базалы һәм профиль дәрәҗәдәге математика
18 июнь – тарих һәм физика
22 июнь – җәмгыять белеме һәм химия
25 июнь – биология һәм чит телләр (инглиз, француз, алман, испан һәм кытай) «Сөйләм»бүлегеннән кала
26 һәм 29 июнь – «Сөйләм» бүлегендәге чит телләр

БДИны резерв тапшыру көннәре 1 еннән 11 июльгә кадәр билгеләнгән. Төп чорда сынау бирә алмаган чыгарылышлар үз көчләрен кабат 22 сентябрьдә сынаячаклар.

Документ иҗтимагый тыңлау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев