Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

3 нче мәктәптә укучылар үзидарәсе президентын сайладылар

Бу уңайдан мәктәптә авторитет казанган 8-11 сыйныфта укыган һәр бала кандидат була алды. 5-11 сыйныфлар укучылары һәм укытучылар сайлаучылар булдылар.

Сайлау алды кампаниясенең беренче көненнән һәр кандидатның штабында актив эшчәнлек җәелдерелде: үзләренең кандидатлары өчен тавыш бирүне үтенеп листовкалар таратылды, агитацион плакатлар эленде. Тавыш бирү яшертен булды һәм нәтиҗәләрне сайлау комиссиясе игълан итте, аның составына укытучылар һәм мәктәпнең хакимият вәкилләре керде.

Нәтиҗәләр буенча мәктәп үзидарәсе президенты итеп Дмитрий Русинов сайланды, Дарья Колосова премьер-министр вазифасын алды.

– Миңа ышандылар, аларның ышанычларын аклармын дип уйлыйм. Коллектив һәм балалар белән эшләүдә, оештыру эшчәнлегендә берникадәр белемем һәм тәҗрибәм бар, – дип фикерләрен белдерде яңа президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X