Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

5 октябрь — Укытучылар көне

Бәзәкә мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Наил Сираҗетдиновның эш стажы 36 ел. Һөнәри бәйрәме алдыннан ул юбилеен билгеләде.

– Алтмыш яшьтә тормыш яңа мәгънә һәм үзенчәлекле төсмерләр ала, – дип саный Наил Муллович. – 60 – бары тик сан гына, күңелең белән яшь булу мөһим. Киләчәккә планнар һәм идеяләр күп.

Н.Сираҗетдинов мәктәптә укыганда педагог булырга карар кыла. Физика буенча базалы белемне тәҗрибәле һәм зирәк укытучы Фоат Кулячев бирә, аны безнең язмабыз герое гына түгел, йөзләгән укытучылары рәхмәт сүзләре белән искә ала. Диплом алгач ул туган мәгариф учреждениесенә кайта.

– Вакыт ашыгып алга йөгерә, балаларны укытуга таләпләр дә үзгәрә. Ләкин бер нәрсә генә тотрыклы кала: без бар яклап та белемле, акыллы, әдәпле һәм әхлаклы кешеләр тәрбияләргә тиешбез. Яңа уку елы башланды гына, бүгеннән Бердәм дәүләт имтиханнарына тулы әзерлек бара. Сынауларның уңай нәтиҗәсе минем өчен иң зур бүләк булачак.

Наил Сираҗетдиновның гаилә союздашлары бар: кызы Айгөл –Бәзәкә мәктәбе директоры, улы Раил Абалачта физика һәм математика укыта, кечесе Раилә энергетика тармагында эшли.

Без Н.Сираҗетдиновка сәләтле укучылар телибез, алар уңышлары белән мөгаллимне данларлар дип ышанабыз.

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев