Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

6 нчы балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе-2020» район бәйгесенең финалы узды

Анда республика бәйгесендә районны кем тәкъдим итәчәген сайладылар.

Конкурсантларның берсе Алиса Сабирова мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә 31 ел эшли, шуның 27 елын икенче бакчада.

– Кечкенәдән рәсем ясарга яратам, – дип фикерләре белән уртаклаша тәрбияче. – Шуның өчен иҗади презентациямне «Традицион булмаган рәсем техникасы» дип атадым. Төрек техникасы «эбру»ны сайладым. Суда махсус буяулар белән рәсем ясыйсың, ә аннан соң рәсемне кәгазьгә күчерәсең. Балаларга бик ошый. Аларның бу алымы килеп чыкса, үзем дә шатланам.

Иң яхшы мәктәпкәчә мәгариф хезмәткәре исемен алу өчен Алиса Сабирова (2 нче бакча), Надежда Коновалова (6 нчы балалар бакчасы), Сильвия Тимиряева (11нче), Наталья Сысоева (10нчы), Гүзәл Искакова (7нче) һәм Алия Струкова (12нче) ярыштылар.

Беренче урынга «Балачак планетасы» бакчасыннан Сильвия Тимиряева лаек булды, икенче – «Крепыш»тан Алия Струкова. Алар конкурсның зона этабында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев