7 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.
Мәктәпкәчә учреждение эше турында доклад белән мөдир Елена Грицук чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, балалар бакчасына 282 бала йөри, биредә яхшы тәрбияви эш алып барыла, ләкин әлеге вакытта материаль-техник базаны яхшыртырга кирәк.
Утырыш йомгаклары буенча Иҗтимагый Совет әгъзалары бәйсез бәя әзерләячәкләр һәм проблеманы арытаба хәл итү өчен план булдырачаклар. Эшлекле очрашуны Совет рәисе Марат Зарипов үткәрде.
Мөдир Елена Грицук мәктәпкәчә учреждение биналары буйлап экскурсия үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев