Яшь юл инспекторларының "Куркынычсыз тәгәрмәч" район бәйгесе

Традиция буенча, 7 нче мәктәп базасында яшь юл инспекторларының "Куркынычсыз тәгәрмәч" район бәйгесе узды. Дәүләт автоинспекциясе службасының 80 еллыгына багышланган чараны район мәгариф идарәсе, ЮХИДИ бүлеге белән берлектә "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" Дәүләт учреждениесенең Менделеевск филиалы оештырды. Аның максаты: юлларда иминлек булдыру, юл-транспорт хәлләрен...
Традиция буенча, 7 нче мәктәп базасында яшь юл инспекторларының "Куркынычсыз тәгәрмәч" район бәйгесе узды. Дәүләт автоинспекциясе службасының 80 еллыгына багышланган чараны район мәгариф идарәсе, ЮХИДИ бүлеге белән берлектә "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" Дәүләт учреждениесенең Менделеевск филиалы оештырды.
Аның максаты: юлларда иминлек булдыру, юл-транспорт хәлләрен кисәтү, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Бәйгедә 20 шәһәр һәм авыллар гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты.
ТР һәм район гимннары яңгыраганнан соң, яшь юл инспекторларын, укытучыларны, килгән кунакларны Россия ЭЭМ ЮХИДИ бүлегенең Менделеевск районы буенча начальнигы вазифасын башкаручы Рәсим Мифтахов, район мәгариф Идарәсе начальнигы урынбасары Фидан Кәлимуллин сәламләп, лаеклы җиңүләр теләделәр.
Командалар "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр", "Беренчел медицина ярдәме күрсәтү", "Велосипедта фигуралы йөрү" станцияләрендә шәхси беренчелеккә сыналдылар. Шулай ук алар "Бергәләп юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен" командалар иҗат конкурсында агитация-пропаганда чараларын тәкъдим иттеләр.
Ярышлар киеренке шартларда узды һәм, ниһаять, нәтиҗәләр билгеле булды.
Беренче урынны Лилия Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге 4 нче мәктәп яшь инспекторлар отряды яулады. Икенче урынга - 7 нче мәктәп командасы (җитәкчесе Екатерина Воробьева), өченчегә - Турай (Рәмзия Зиннәтуллина) һәм Монаш (Виктор Николаев) отрядлары ия булдылар. Җиңүчеләрнең барысына да грамоталар, призлар, мәктәпләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.6200
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.7400
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.7900
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.7400
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.7600
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.8600
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.7000
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.9700
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13900
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18600
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика