Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

7 нче мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлады

7 нче мәктәптә 16 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мәгариф учреждениесы мәйданына җыелган кунакларны, мәктәп коллективын, укытучылар, ата-аналарны директор Илшат Кәшипов сәламләде, чыгарылыш сыйныфы укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга, киләчәктә дә укуларын дәвам итеп, үзләренә ошаган һөнәр үзләштереп район, республика һәм илебезнең лаеклы кешеләре булырга чакырды. Илшат...

7 нче мәктәптә 16 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Мәгариф учреждениесы мәйданына җыелган кунакларны, мәктәп коллективын, укытучылар, ата-аналарны директор Илшат Кәшипов сәламләде, чыгарылыш сыйныфы укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга, киләчәктә дә укуларын дәвам итеп, үзләренә ошаган һөнәр үзләштереп район, республика һәм илебезнең лаеклы кешеләре булырга чакырды. Илшат Габделфәтович узган уку елының үзенчәлекле булуын, укучыларның укуда, район һәм республика фән олимпиадаларында уңышларга ирешләрен билгеләде.

Котлауларга "Кама таңнары" приюты директоры Павел Миронов, мәгариф идарәсенең сервис хезмәте начальнигы Илназ Әхтәмҗанов, җирле депутат Рөстәм Хәбибуллин, беренче укытучылары Гөлнур Шәйморатова,һәм сыйныф җитәкчесе Дилбәрия Шагабиева, чыгарылышларның ата-аналары кушылдылар.

Бәйрәм чарасын укучыларның музыкаль чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары социальный партнер