Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Аҗаган”да сыналдылар

2 нче мәктәп базасында Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңү юбилеена багышланган "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. Дүртәр кешедән торган 16 мәктәп командасы рапортлар тапшыру өчен тезелде. Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Сергей Вележев сәламләделәр. Шәкертләр чаңгы эстафетасында, арбалеттан атуда сыналдылар, карта буенча "мина"...

2 нче мәктәп базасында Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңү юбилеена багышланган "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды.
Дүртәр кешедән торган 16 мәктәп командасы рапортлар тапшыру өчен тезелде. Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Сергей Вележев сәламләделәр.
Шәкертләр чаңгы эстафетасында, арбалеттан атуда сыналдылар, карта буенча "мина" эзләделәр, Ватан тарихыннан сорауларга җавап бирделәр.
- Безнең команда "Факел" дип атала, - дип сөйли Турай мәктәбенең тормыш иминлеге нигезе укытучысы Рәмзия Зиннәтуллина. - "Аҗаган"ны үзебездә даими үткәрәбез.
Тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтүче Ринат Җиһангиров песәй мәктәбе командасын озата килгән. Ул "Аҗаган"ның яраткан мәктәп уены булган вакытларны, командаларның дошман погоннарын өзәргә, аларның әләмен яулап алырга омтылганнарын исенә төшерә.
Тихоново командасын Аделия Әхмәтшина җитәкли. Ул күптән түгел мәктәпнең чаңгы ярышында беренче урын алган, димәк тихоноволылар беренче сынауга - чаңгы эстафетасына әзер. "Ә менә арбалеттан атарга туры килгәне юк иде", - диләр.
Уенның беренче этабы "Химик" стадионында узды. Барлык спортчылар да җиңү өчен гадел көрәште. Ләкин нефтехимия техникумы командасы вәкиле Николай Семёнов нәтиҗәдән канәгать түгел - берничә тапкыр егылган.
Николай һәм аның команда буенча дусты Альберт Вәлиев киләчәктә үзләрен Ватан сакчылары итеп күрәләр. Нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәкләрен сорагач, икеләнмичә җавап бирәләр:
- Элиталы һава-десант гаскәрләрендә, яки флотта.
Карта буенча мина эзләү иң азартлы бәйге булды. Аны барысыннан да тизрәк - бер минут 18 секундта Тихоново мәктәбе командасы башкарып чыкты.
Арбалет тиры мәктәпнең спорт залында урнашты. Ату Алабуга инструкторлары күзәтүендә узды. Арбалет спорты республика федерациясе рәисе Альфред Нурмөхәммәтов әйтүенчә, спортның бу төре яшьләрне аеруча җәлеп итә.
Биремне иң беренчеләрдән булып югары нәтиҗәләр белән 2 нче мәктәп шәкертләре Регина Сармакова һәм Марат Зыязетдинов үтәделәр.
Нәтиҗәдә беренче урынга Тихоново мәктәбе командасы чыкты, 2 нче һәм Монаш мәктәпләре - икенче һәм өченче.
Чараны БИҮ, "Патриот" клубы, хәрби комиссариат оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары 2 нче мәктәп