Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ачык ишекләр көненә ничек дөрес итеп йөрергә

    Вузларда традицион Ачык ишекләр көне башланды. КФУ Алабуга институты студентлары югары уку йортына барганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында исемлек төзеделәр. 1. Уку йортының тышкы кыяфәте Яхшы укытучылар белем бирсә, диварларга ничә ел булуы мөһим дә түгел кебек. Ләкин кысан һәм үтәли җилдән бозланган аудиторияләр - бу начар билге. Икенче...

    Вузларда традицион Ачык ишекләр көне башланды. КФУ Алабуга институты студентлары югары уку йортына барганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында исемлек төзеделәр.

    1. Уку йортының тышкы кыяфәте
    Яхшы укытучылар белем бирсә, диварларга ничә ел булуы мөһим дә түгел кебек. Ләкин кысан һәм үтәли җилдән бозланган аудиторияләр - бу начар билге. Икенче әһәмиятле мизгел - транспорт маршрутлары һәм вуз белән янәшәдә автобус тукталышлары булу. Таксистлар да заказ алмаган сәнәгать зонасында укыйсыгыз килерме икән, бу турыда ныклап уйларга кирәк.

    2. Ректорның кереш сүзе
    Аның абитуриентларга мөрәҗәгате - мондый чараларның рәсми өлеше. Кагыйдә буларак, барысы да берүк сүзне сөйлиләр, ләкин кайбер нәрсәләргә игътибар бирергә кирәк. Ректор вуз турында конкрет мәгълүмат әйтәме, фактлар һәм саннар турында хәбәр итәме? Үз уку йорты турында дәлилле аргументлар китерәме яисә үзен генә мактап, көндәшләрен тиргиме?

    3. Электрон китапханәләргә юл ачыкмы
    Вузның сыйфаты турында китапханәләренең дәрәҗәсе сөйли. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге интернет заманында фәнни мәгълүмат, аеруча тар белгечле әдәбият, методик китаплар һәм белешмәләр табу җиңел түгел. Еш кына мондый мәгълүмат ябык фәнни базаларда була һәм вуз китапханәләренә язылу буенча гына үтәргә мөмкин. Мисал өчен, КФУ Алабуга институтында студентларга биш глобаль электрон каитапханәгә һәм ярты миллионнан артык басмага түләүсез керү рөхсәт ителә.

    4. Тулай торак дәрәҗәсе
    Әгәр дә сез читтән килгән студент икәнсез, тулай торакка алданрак кереп, шартлар белән танышырга кирәк, чөнки анда берничә ел яшәргә туры киләчәк. Зур вузларда кайчакта берничә тулай торак була, андагы яшәү шартларын һәм кайда урнашуын белү мөһим. Мәсәлән, КФУ Алабуга институтында дүрт тулай торак, алар уку корпусыннан ерак түгел.

    5. Студентлар ни сөйли
    Вуз турында дөрес мәгълүмат алу өчен студентларның үзләреннән сораштырырга кирәк. Студентлар һәм укытучыларга үзегезне кызыксындырган барлык сорауларны да бирергә оялмагыз. Мондый аралашу көтелмәгән уңай якларны ачарга, шул ук вакытта кимчелекләрне дә ачыкларга ярдәм итәр, чөнки алар турында бернинди җыентык һәм ректордан да белә алмаячаксыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: