Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Акциядә актив катнашабыз

    21 февральдән шәһәрнең беренче гимназиясендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе башланды. Без ел саен бу чараны көтеп алабыз һәм бик теләп катнашабыз. Акциянең башлам өлеше Туган тел көненә үткәрелгән чараларга бай булуы белән истә калды: 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары интеллектуаль марафонда көч сынаштылар, 6 нчы сыйныфлар "Тамчы-шоу" уенында...

    21 февральдән шәһәрнең беренче гимназиясендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе башланды.
    Без ел саен бу чараны көтеп алабыз һәм бик теләп катнашабыз. Акциянең башлам өлеше Туган тел көненә үткәрелгән чараларга бай булуы белән истә калды: 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары интеллектуаль марафонда көч сынаштылар, 6 нчы сыйныфлар "Тамчы-шоу" уенында катнаштылар, 5 нче сыйныф балалары арасында "Минем әтием - иң яхшысы" иншалар конкурсы оештырылды, отышлы иншалар "Менделеевск яңалыклары" газетасында басылып чыкты.
    Укытучылар Х.Мулла-галиева һәм Р.Закирова - иҗади шәхесләр: шигырьләр язалар, төрле иҗади конкурсларда катнашалар. Без дә остазларыбыздан калышмыйбыз: төрле гәҗитләр белән элемтәдә торабыз, конференцияләрдә катнашабыз, очрашулар, чаралар үткәрәбез, проектлар әзерлибез, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйбыз.
    "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Казан Федераль университетында узган "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә А.Нургалиева, Байлар Сабасында Ә.Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә Г.Маннапова, А.Шәрә-фиева, А.Нургалиева, К.Филатова җиңүче исемнәрен яуладылар. IV Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсында М.Мөхәммәтҗановның авторлык шигырьләре 2 нче турга узды. «Каурый каләм» II Бөтенрәсәй иҗат конкурсында катнашкан Г.Маннапованың һәм И.Баһаветдиновның әсәрләре китап җыентыгында басылачак.
    "Мин татарча сөйләшәм" акциясе дәвам итә һәм без, ирешелгән нәтиҗәләр белән генә чикләнмичә, яңа уңышларга омтылабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: