Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Аларның мөмкинлекләре чикле, ә сәләтләре – чиксез”

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шундый исемдәге региональ фестиваль беренче мәртәбә Менделеевскида узды. Аны оештыручы - "РИТЭК" социаль проектының "Мәрхәмәтлелек" номинациясендә җиңүче 13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасы коллективы. - Фестивальдә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән өчтән 65 яшькә кадәрге 170 конкурсант катнашты, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә...

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шундый исемдәге региональ фестиваль беренче мәртәбә Менделеевскида узды.

Аны оештыручы - "РИТЭК" социаль проектының "Мәрхәмәтлелек" номинациясендә җиңүче 13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасы коллективы.
- Фестивальдә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән өчтән 65 яшькә кадәрге 170 конкурсант катнашты, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә мөдир Людмила Будник. - Аларның һәркайсы үзенең зур йөрәгенең җылысы белән бүлеште.
Конкурс берничә номинациядә узды: вокал, нәфис сүз, хореография, инша, мультимедиалы тәкъдир итү, кул эше. Бу көнне тәкъдим ителгән һәр номер тамашачыда соклану тудырды - катнашучылар аны әзерләүгә шулкадәр изгелек, ихласлык һәм талантларын эшкә җигеп якын килгәннәр.
Өлкән яшьтәгеләр категориясендә Нина Яковлева, ирле-хатынлы Валентина һәм Александр Пупышевлар чыгыш ясады. "Солдатлар" җырын талантлы итеп башкаруы белән Әмир Мирсәетов, "изгелек һәм явызлык турында баллада" укыган Эльвина Сайранова, татарча биегән Әдил Баһапов һәм Камилла Осокина һ.б.лар тамашачыны әсир итте.
Фестивальдә, шулай ук аның кысаларында үткәрелгән "Изгелек буйга карамый" конкурсында җиңүчеләргә мәгариф идарәсе вәкилләре Надежда Абрамова, Фәнүзә Яковлева, матди ярдәм үзәге җитәкчесе Гөлназ Булычёва һ.б.лар диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.
- Фестивальдә катнашудан, яшь талантлар белән очрашудан бик күп уңай тәэсирләр алдык, - дип билгеләп үттеләр хезмәт ветераннары Пупышевлар. - Мондый мөмкинлек тудырган өчен балалар бакчасы коллективына рәхмәт белдерәбез.
- Улым Әмирнең фестивальдә чыгыш ясавы безнең күңелләрдә изге хисләр калдырды, - ди әнисе Юлия Мирсәетова. - "Мы из будущего" фильмыннан җырны ул үзе сайлады, чыгыш ясарга да мөстәкыйль әзерләнде. Мондый җылы һәм ихлас чара оештырулары өчен 13 нче балалар бакчасы педагогларына рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары 13 нче балалар бакчасы