Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Александр Петров завод олимпиадасында җиңүче булды

Шәһәр мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары арасында химия фәне буенча беренче завод олимпиадасына йомгак ясалды. Л.Я.Карпов исемендәге химзаводның укыту пункты директоры Гүзәл Мотыйгуллина, 1 нче мәктәпнең 9Г нчы сыйныф укучысы Александр Петровка беренче урын өчен диплом тапшырып, 11 яшьтәгеләр арасыннан аның иң күп балл җыюын (25тән 22 балл) билгеләп үтте....

Шәһәр мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары арасында химия фәне буенча беренче завод олимпиадасына йомгак ясалды.
Л.Я.Карпов исемендәге химзаводның укыту пункты директоры Гүзәл Мотыйгуллина, 1 нче мәктәпнең 9Г нчы сыйныф укучысы Александр Петровка беренче урын өчен диплом тапшырып, 11 яшьтәгеләр арасыннан аның иң күп балл җыюын (25тән 22 балл) билгеләп үтте. Шуның өстенә, биремнәрнең берсен үзе уйлап чыгарган стандарт булмаган юл белән чишкән.
Әнисе, шул ук мәктәпнең физика укытучысы Елена Анатольевна сүзләренчә, улына уку җиңел бирелә, бигрәк тә биология һәм химия фәннәрен яратып үзләштерә, киләчәген медицина белән бәйләргә ниятли.
Г.Мотыйгуллина укучыларга химзавод турында, предприятие рекомендациясе буенча техник уку йортларына керү һәм ташламалы уку, шул исәптә укуын тәмамлагач эшкә урнаштыру гарантиясе белән "завод" стипендиаты булу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Гимназиянең тугызынчы сыйныф укучылары Виталия Петрова һәм Регина Нәбиуллина тигез баллар җыеп, икенче урынны бүлештеләр. Аларның сыйныфташы Максим Долганов "Катнашкан өчен" дипломы белән билгеләп үтелде.
Олимпиадада барлыгы 14 укучы катнашты, шуларның унысы - өченче мәктәптән. Диплом тапшырган көнне алар барысы бер сыйныф бүлмәсенә җыелдылар, педагоглары һәм иптәшләреннән котлау кабул иттеләр. Тугызынчы сыйныфлар арасында Артур Вәлиев призёр булды.
10-11 нче сыйныф укучылары арасында призёрлар билгеләнде. Жюри карары буенча укучылар катнашучы дипломы һәм премия белән бүләкләнделәр.
Педагоглар Светлана Шәрәфетдинова, Нина Малыхина, Ольга Софроновага шулай ук диплом һәм премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары завод олимпиадасы