Алёнушка әниләрне котлады
Шәһәрнең 6 нчы "Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләренә якты бәйрәм бүләк иттеләр. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Фәйрүзә Сәгъдиева тантана геройларына мөрәҗәгать итте. - Россиядә әниләр көне унбишенче ел рәттән билгеләп үтелә. Бәхәссез, әниләр йөрәк җылысын һәм назларын балаларына бүләк итә. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим,...
Шәһәрнең 6 нчы "Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләренә якты бәйрәм бүләк иттеләр.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Фәйрүзә Сәгъдиева тантана геройларына мөрәҗәгать итте.
- Россиядә әниләр көне унбишенче ел рәттән билгеләп үтелә. Бәхәссез, әниләр йөрәк җылысын һәм назларын балаларына бүләк итә. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим, - диде Фәйрүзә Ингелевна һәм улы Маратның шигыреннән өзек укыды.
Балаларның яраткан, сөекле әниләренә багышлаган җыр, шигырь, сәхнәләштерелгән тамашалары слайд-шоу белән үрелеп барды. Кызлар һәм малайлар "Әниемнең эштән кайтканын көтәм", "әниемә косметичка җыям" кебек бәйгеләрдә ярыштылар. Әниләр күзләре бәйләнгән килеш учыннан баласын танырга, әкияттән өзекне дәвам итәргә тиеш булдылар. Әйтергә кирәк, алар бу биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Әти-әниләр исеменнән Сергей Бабушкин хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм хөрмәт йөзеннән педагоглар коллективына чәчәк бүләк итте. Бәйрәм тәмамланды, күзләре яшьләнгән әниләр залдан чыгалар. Шуларның берсе - Елена Тимиряева улы Вадимның кичәсенә килгән.
- Бүген бик күңелле кичә булды. Тәрбиячеләр Марина Зыятдинова, Ландыш Солтангәрәева, музыка җитәкчесе Валерий Замятин гына түгел, балалар да тырышканнар.
Вәсилә Мортазина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.5600
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14100
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16100
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14100
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17000
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.17900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.14800
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика