Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Америкадан – мәхәббәт белән

    1 нче мәктәп укучылары Америкадан килгән туризм академиясенең инглиз теле укытучысы Ханна Миллер белән очраштылар. Чит тел укытучысы Татьяна Маева бу очрашуның инициаторы булды. Укучылар кунак өчен Менделеевск, аның тарихы һәм истәлекле урыннары турында презентация әзерләделәр. Ханна Миллер мәктәп елларында рус теле белән мавыккан, хәзер рус һәм татар халкының традицияләрен...

    1 нче мәктәп укучылары Америкадан килгән туризм академиясенең инглиз теле укытучысы Ханна Миллер белән очраштылар. Чит тел укытучысы Татьяна Маева бу очрашуның инициаторы булды.
    Укучылар кунак өчен Менделеевск, аның тарихы һәм истәлекле урыннары турында презентация әзерләделәр. Ханна Миллер мәктәп елларында рус теле белән мавыккан, хәзер рус һәм татар халкының традицияләрен өйрәнеп, фәнни эш алып бара. Аралашу җанлы һәм күңелле үтте. Кунак мәктәп укучыларының инглиз телен яхшы белүләрен билгеләп үтте.
    Илсөяр Фәйзуллина, директор урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: