Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ата-аналар фикере

Хәбировлар гаиләсендә уллары Азат һәм Айдар "Юниор"га бару өчен, ел саен җәй җиткәнен түземсезләнеп көтәләр. - Саф һава, хәрәкәтчән уеннар алар өчен файдалы. Балалар ял итеп һәм канәгать булып кайталар, - ди әниләре Эльвира Хәбирова. Ә менә исемен атарга теләмәгән әтиләрнең берсе балаларның яшәү шартларын яхшырту теләген белдерде. - Июньдә...

Хәбировлар гаиләсендә уллары Азат һәм Айдар "Юниор"га бару өчен, ел саен җәй җиткәнен түземсезләнеп көтәләр.
- Саф һава, хәрәкәтчән уеннар алар өчен файдалы. Балалар ял итеп һәм канәгать булып кайталар, - ди әниләре Эльвира Хәбирова.
Ә менә исемен атарга теләмәгән әтиләрнең берсе балаларның яшәү шартларын яхшырту теләген белдерде.
- Июньдә улым Владислав якшәмбе мәктәпләре өчен оештырылган "Ялкын" лагерында ял итте, - дип сөйли Марианна Кузнецова. - Юллама өчен түләргә кирәк түгеллеге шатландырды, юл чыгымнарын гына күтәрдек. Лагерь программасына сәяхәтләр, экскурсияләр, шөгыльләр һәм бәйгеләр кертелгән иде. Влад өйгә канәгать булып кайтты, скайптан лагерьдагы дуслары белән аралаша.
Беренче сменада "Дуслык" мәктәп яны лагерына йөргән Артёмның әнисе Гүзәл Мухгалиева альбомда мондый язма калдырган: "Мин баламның көн саен тәҗрибәле әйдәманнар күзәтүендә булуына рәхмәтле. Эштә чакта аның өчен борчылырга туры килмәде. Артёмга лагерьда ошады, һәрвакыт яңа тәэсирләр белән кайтты".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ќђйге яллар Каникуллар: ял ит, эшлђ, укы!