Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Айдар Сәлимгәрәев: «Гаммәви коммуникацияләр үзгәреш таләп итә»

Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

– Җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) гаммәви коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез, – диде ул.

Шулай ук бүгенге көндә журналистикага яхшы яза һәм цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

– Проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез, – дип искәртте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев