Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Бабам әтисен җиде яшендә күргән

    Балалар иҗат үзәге шәкертләре күп еллар дәвамында әби-бабалары, авылдашлары сөйләве буенча сугыш елъязмасын язалар. Проект җитәкчесе - Лариса Дудакова. Бөек Ватан сугышы башланганда әбием Миңнеһөда Шәйдулловна Насыйфуллинага нибары ике яшь була. Бабам Габденур Галимович Насыйфуллин 1941 елда туган. Алар икесе дә Татар Ахтиялы авылыннан. Бик кечкенә булганлыктан, сугыш турында әти-әниләре...

    Балалар иҗат үзәге шәкертләре күп еллар дәвамында әби-бабалары, авылдашлары сөйләве буенча сугыш елъязмасын язалар. Проект җитәкчесе - Лариса Дудакова.
    Бөек Ватан сугышы башланганда әбием Миңнеһөда Шәйдулловна Насыйфуллинага нибары ике яшь була. Бабам Габденур Галимович Насыйфуллин 1941 елда туган. Алар икесе дә Татар Ахтиялы авылыннан.
    Бик кечкенә булганлыктан, сугыш турында әти-әниләре сөйләвеннән ишетеп кенә беләләр. Җиңү көне алдыннан мин алар белән озак әңгәмә кордым. Әбием әти-әнисеннән ишеткән хатирәләре белән бүлеште.
    - Сугыш көтмәгәндә башланды, авыр вакытлар җитте. Әнием көн буена эшли, кичләрен мендәрен кочаклап елый. Күпме кеше һәлак булды, күпме язмышлар сынды, күпме күз яше түгелде - әниләр, толлар, ятимнәрнең ачы күз яше.
    Балаларга да эшкә җигелергә туры килде. Җәй көне җиләк җыйдылар, аны саттылар. Авылда ат караучы өендә ашау әзерләнде. Бөтен халык бер өлеш икмәк өчен шунда йөрде. Икмәкне алабутадан ясадылар. Ат кузгалагы яки кычытканнан аш пешерделәр. Кырдан черегән бәрәңге җыеп, аның кәлҗемәсен пешереп ашадылар, - дип сөйли әбием.
    Минем черек бәрәңге тәмен татып карыйсым килде. Әбием белән эзли торгач, берничә данә таптык һәм мичкә тыгып пешердек. Әмма мин аны ашый алмадым. Эткә бирдек, ул да иснәп кенә карады. Әбием, кулын селтәп: "Без ашаганны эт тә ашамый", - диде.
    - Әтиемне 1941 елда фронтка алдылар, - дип сөйли бабам. - Без әнием белән икәү калдык. Бәхеткә каршы, авыл кечкенә һәм туганнарыбыз күп. Булдыра алганча, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Берничә мизгел истә калган. 10-14 яшьлек малайлар сыер һәм үгезләр җигеп, җир сөрәләр иде. Эш җиңелләрдән түгел. Әнием белән Бондюгка кадәр ярма сатып алырга җәяү бара идек. Ашарга булмады. Нәрсә табыла, шуның белән тукландык.
    Ничектер шулай әнием елап утыра. Бу 1943 ел иде, миңа нибары өч яшь кенә... Әтиемнең әсирлеккә төшүе турында хәбәр алган икән. Менә 1945 ел, сугыш бетте, ә ул һаман кайтмый да кайтмый. 1946, 1947 ел... Ниһаять ул кайтты. Бик ябыккан. Миңа ул вакытта җиде яшь иде. Шунда гына беренче тапкыр әтиемне күрдем. Күпме күз яше түгелде... Бабамның әтисе Галим Насыйфуллин гомере буена авылда балта остасы булды. Йортлар, мәктәп, клуб аның катнашында төзелгән. Әтием абруйлы кеше иде, авылдашлар аңа киңәшкә йөрде. Әнием белән алты бала үстергәннәр.
    1996 елда бабамның әтисе фани дөньядан китте. Күпләр аның язмышын Әлмәндәр карт язмышы белән чагыштыра (Т.Миңнуллин спектакле герое).
    Гүзәл Мифтахова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: