Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Бакча һәм гаилә”

Шундый исемле тапкырлар һәм шаяннар клубы утырышы "Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасына ата-аналарны җыйды. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре ата-аналар белән аралашу җепләрен ныгыту теләге белән оештырган чарада "Батыр куяннар" (педагоглар), "Почемучкалар" (ата-аналар) командалары тапкырлыкта көч сынаштылар. "Визитка" туры шаяннар белән якыннан таныштырды. Юлия Сударикова һәм Сильвия Тимеряева кызыклы конкурсларда үзләрен...

Шундый исемле тапкырлар һәм шаяннар клубы утырышы "Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасына ата-аналарны җыйды.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре ата-аналар белән аралашу җепләрен ныгыту теләге белән оештырган чарада "Батыр куяннар" (педагоглар), "Почемучкалар" (ата-аналар) командалары тапкырлыкта көч сынаштылар. "Визитка" туры шаяннар белән якыннан таныштырды. Юлия Сударикова һәм Сильвия Тимеряева кызыклы конкурсларда үзләрен чын капитаннар итеп таныттылар. "Сорау-җавап", өй эше этаплары конкурсантларны эрудитлар һәм иҗади талант ияләре буларак ачты. Лидия Перминова һәм Мария Анисимова әзерләгән номерлар, тамашачылар белән уздырган уеннар чараны тагын да җанландырды.
Артур Муллаәхмәтов рәислегендәге жюри "Батыр куяннар"ны җиңүче дип игълан итте.
Учреждение мөдире В.Камаева беренче тапкыр үткәрелгән КВН уенында катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм грамоталар, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Бакча џђм гаилђ”