Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Балачак һәм могҗизалар илендә

    Шәһәр һәм районның балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды. 7 нче бакчаның чыгарылыш төркемнәре тормышларындагы беренче балны "Юность" район мәдәният йортында уздырдылар. Чарага җыелган мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм әти-әниләр бу көнне якты тәэсирләр алды. Нәкъ менә шушы мизгелдә алар балалар бакчасының - кадерле, ә тәрбиячеләрнең якын кешеләр булуын аңладылар. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе...

    Шәһәр һәм районның балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды.
    7 нче бакчаның чыгарылыш төркемнәре тормышларындагы беренче балны "Юность" район мәдәният йортында уздырдылар.
    Чарага җыелган мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм әти-әниләр бу көнне якты тәэсирләр алды. Нәкъ менә шушы мизгелдә алар балалар бакчасының - кадерле, ә тәрбиячеләрнең якын кешеләр булуын аңладылар.
    Мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе белән хушлашу, бакчаны онытмаска вәгъдә итү турында бераз моңсу шигырьләр һәм җырлар, биюләр көн геройларының хисләрен тулаем чагылдырды. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең хыяллары турында фильм педагогик коллективтан искиткеч бүләк булды. Балаларның җитәкчеләр һәм табиблар, кухняда иң мөһим кеше булырга, күп уенчыклар алырга, әниләренең киеменнән һәм косметикасыннан файдаланырга теләве ачыкланды.
    Бакчаның нәниләр төркеме мәктәпкә әзерләнүчеләргә хәерле юл теләде.
    - Безнең балалар бакчасында талантлы педагоглар эшли һәм без бүген сәхнәдә аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсен күрдек, - диде бакча мөдире Елена Грицук. - Кадерле әти-әниләр, сезгә ихластан рәхмәт әйтәм. Ярдәм һәм булышлыгыгыздан башка учреждение яши алмый.
    Булачак беренче сыйныфларга диплом, фотоальбом, бүләкләр тапшырылды. шәкертләре тәрбиячеләргә, педагогларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Кичә кафеда дәвам итте.
    - Барысы да искиткеч, бәйрәм чарасы югары дәрәҗәдә булды, - дип тәэсире белән бүлеште Василиса Васильева. - Улым Дамир мәктәпкә барырга әзер.
    Балаларның алда әле чыгарылыш кичәләре күп: башлангыч, 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны, югары уку йортын тәмамлаганнан соң. Ләкин дәресләрсез, билгеләрсез һәм өйгә эшсез беренче бал ваемсыз балачак белән хушлашу буларак мәңгегә хәтерләрендә сакланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: