10 нчы мәктәпкәчә учреждениедәге 49 шәкерт яраткан тәрбиячеләре Люция Фазлыева, Мария Торохтей, Сильвия Тимиряева, Елена Логинова, педагоглар белән саубуллашты.
- Бүген безнең өчен дулкынландыргыч көн, - дип бүлешә Наилә Леонтьева. - Улыбыз Вадимның чыгарылыш кичәсе.
Зәвыклы күлмәк кигән Алина Гафарова әнисе янында басып тора.
- Мин тәрбиячеләргә һәм кунакларга музыкаль...
10 нчы мәктәпкәчә учреждениедәге 49 шәкерт яраткан тәрбиячеләре Люция Фазлыева, Мария Торохтей, Сильвия Тимиряева, Елена Логинова, педагоглар белән саубуллашты.
- Бүген безнең өчен дулкынландыргыч көн, - дип бүлешә Наилә Леонтьева. - Улыбыз Вадимның чыгарылыш кичәсе.
Зәвыклы күлмәк кигән Алина Гафарова әнисе янында басып тора.
- Мин тәрбиячеләргә һәм кунакларга музыкаль бүләк әзерләдем - скрипкада уйнаячакмын, - ди кыз.
Театрлаштырылган кичәгә балалар янына әкият геройлары Пеппи, Бармалей, Доктор килде, алар булачак беренче сыйныфларның белем дәрәҗәсен тикшерделәр, физкультминут, уеннар үткәрделәр. Тантананың яшь хуҗалары бакча персоналына шигырь юллары багышладылар, җырладылар, биеделәр. Шәкертләрен, ата-аналарны һәм кунакларны мөдир Венера Камаева котлады, чыгарылышларга дипломнар, укучы җыелмасы тапшырды.
Нет комментариев