Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар иҗат үзәгендә нәфис сүз осталарының район бәйгесе

ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә «Татарстан – минем кече Ватаным» исемле нәфис сүз осталарының район бәйгесе узды.

БИҮнең мәктәп укучылары арасында милли тәрбия бүлеге хезмәткәрләре үткәргән бәйге яшь буынның игътибарын әдәби иҗатка җәлеп итү, классиклар, замана язучыларның һәм шагыйрьләренең әдәби мирасын популярлаштыру максатыннан оештырылды.

Конкурста шәһәр һәм авыллар мәктәпләреннән 46 бала катнашты. 7дән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар совет чорындагы, россия һәм җирле әдипләрнең шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

Җыелганнарны БИҮ директоры урынбасары Илшат Кашипов сәламләде, бәйгедә катнашучыларга һәм аларның остазларына рәхмәт әйтте. Ул татар һәм рус телләрендә яңгыраган әсәрләр залдагыларга һәм жюри әгъзаларына онытылмаслык мизгелләр бүләк итәр дигән ышаныч белдерде.

Конкурсантлар Энҗе Мөэминова, Муса Җәлил, Шәмсия Җиһангирова һәм башка шагыйрьләрнең, җирле каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җмиешләрен сайлаганнар. Татарстан республикасы, Ватан, туган тел, туган ил турындагы чыгышларның күбесе музыкаль яктан бизәлде. Һәм, әйтергә кирәк, сәхнәгә милли киемнәрдә чыгучыларны тамашачы алкышларга күмде.

3 нче мәктәп укытучысы Лариса Мулланурова сүзләренчә, 1 “А” сыйныфы укучылары Ралина Исламова һәм Алина Кайбышева Э.Мөэминова һәм Хәкимҗан Халиковның туган тел турындагы шигырьләренә өстенлек биргәннәр. Кызлар татар телендә камил сөйләшәләр һәм яхшы чыгыш ясадылар.

Җиңүчеләр төрле яшь категорияләрендә билгеләнделәр. Беренче урынга Андрей Петров (3 нче мәктәп), Алина Шакирова (7 нче), Зарина Елизарова (4 нче) лаек булдылар. Икенче урында – Катерина Иванова һәм Камилла Гайфуллина (3 нче), Гүзәл Гыйздәтуллина (7 нче). Өченче – Данира Шәяхмәтова һәм Арина Ястребова (3 нче), Ангелина Сарбашева (Илнәт).

Җиңүчеләргә дипломнар, катнашучыларга катнашучы таныклыгы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев