Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар иҗат үзәгендә «Традицияләр һәм инновация ялганышында кулдан заманча тукучылык» өстәмә белем укытучылары өчен республика стажировкасы булды

Аның төп максаты — станокларда туку традицияләрен саклау, аны ТРсы халыклары мәдәни мирасының бер өлеше буларак өйрәнү. Чарада Зәй, Яр Чаллы, Тукай, Алабуга, Әгерҗе һәм Ютазы районнары педагоглары катнашты.

Сәламләү сүзләре белән җыелганнарга Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров һәм БИҮ директоры Айгөл Муталибова мөрәҗәгать иттеләр.

Үзәкнең әйдәп баручы белгече Лилия Габдрахманова тукучылыкның ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

— Бу борынгы декоратив-кулланма сәнгатьнең бер төре, аны өйрәнү балаларда халык сәнгатенә булган кызыксынуны үстерүгә ярдәм итә, — диде педагог.

Чара барышында Лилия Мөҗәһитовна станокны ничек итеп дөрес көйләргә кирәклеген аңлатты һәм тукучылыктагы төп эш алымнарын күрсәтте. Стажировкада катнашучылар өчен иҗат эшләреннән исемле күргәзмә оештырылды.

Гобелен белән төп алымнарга бәйле онытылмаслык һәм истә калырлык мастер-классны декоратив-кулланма сәнгать бүлеге мөдире Вероника Латыйпова үткәрде.

Стажировка Удмуртия Республикасының Алнаш кәсепчелек йорты белән берлектә оештырылды. Ахырда түгәрәк өстәл янында сөйләшү булды, анда кунаклар һәм оештыручылар үзләренең фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев