Балалар изге гамәлләр башлангычында
1578
0
0
Шәһәрнең 13 нче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениесендә "Экологик белем һәм тотрыклы үсеш" исемле Бөтенроссия конференциясе узды. Аны Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә район мәгариф идарәсе, 13 нче балалар бакчасы оештырды. Бу көнне иҗат бәйгесендә катнашучылар эшләреннән күргәзмә белән танышырга мөмкин булды. - Табигать, елга, инеш, чишмәләр -...
Шәһәрнең 13 нче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениесендә "Экологик белем һәм тотрыклы үсеш" исемле Бөтенроссия конференциясе узды. Аны Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә район мәгариф идарәсе, 13 нче балалар бакчасы оештырды.
Бу көнне иҗат бәйгесендә катнашучылар эшләреннән күргәзмә белән танышырга мөмкин булды.
- Табигать, елга, инеш, чишмәләр - сәламәтлек һәм тормыш чыганаклары. Туган ягын яратучылар гына әйләнә-тирә мохитны чистартырга, чишмәләрне яңартырга, төзекләндерергә сәләтле. "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды" һәм "РИТЭК" ААҖнең социаль-мәдәни проектлары республика бәйгесенең "Экология" номинациясе буенча "Чишмә, кипмә, яшә!" проектында җиңүебез әлеге иҗади чараны үткәрүгә этәргеч бирде. Бөтенроссия иҗат бәйгесенә Менделеевск кына түгел, Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск, Кукмара районнары, шулай ук Удмуртия, Башкортстан, Марий Эл да кушылды, - дип белдерде бакча мөдире Людмила Будник, конференциядә катнашучыларны сәламләп.
Залда утыручылар өчен бакчада тәрбияләнүчеләр катнашында суның әһәмияте турында әкият тәкъдим ителде.
- Шәһәребездә 25 чишмә бар, аларны төзекләндерергә һәм сакларга кирәк, - дип башладылар сүзләрен алып баручылар 13 нче бакча тәрбиячеләре Айгөл Корбанова һәм Елена Христофорова.
Бәйгегә "Иң яхшы авторлык шигыре", "Яшә, күптавышлы чишмә", "Чишмәләр һәм изге чыганакларга сәяхәт", "Иң яхшы ребус, кроссворд", "Чыганакларга орыну", "Иң яхшы макет, эшләнмә" һ.б. номинацияләр тәкъдим ителде һәм җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар: мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасындагы Виталий Килеев (7 нче бакча), Олеся Будник (13 нче); Элина Җиһаншина (13 нче), Арина Мисеева (10 нчы); Кирилл Паровой (10 нчы); Данир Шәяхмәтов, Максим Белогубов (13 нче) һ.б.лар.
1-9 нчы сыйныфларда укучылар арасында Эльвина Сайранова (1 нче мәктәп) абсолют җиңүче дип танылды.
Лиана Терещенко (3 нче мәктәп) һәм Руслан Зверев (7 нче) беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Чишмәләрне һәм территориясен төзекләндерү буенча "Менделеевск чишмәләре. Аларның киләчәге" район бәйгесендә Тихоново авылында табигый су чыганагын тәртипкә китергән Шигиәхмәтовлар гаиләсе (рәсемдә) җиңү яулады.
13 нче балалар бакчасы коллективы Богоявление чиркәве янындагы чишмәгә "Изге чишмә" дигән исем биреп, 1 июнь - балаларны яклау, Кечкенә елгалар һәм инешләрне саклау көннәрендә өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр белән чишмә яны территориясен чистартып, чәчәкләр утыртырга исәпли, аның янында беседка булдыруны күздә тота.
Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чараны "Россия чишмәләре" музыкаль-хореографик композициясе, "Эрвел" балалар ансамбле (җитәкчесе Инна Килеева), мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм укучылар, педагоглар чыгышы һәм слайдлар бизәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.3300
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.4600
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.4800
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.5700
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.4200
-
19 апрель 2021 - 08:47Татарстанда юллар ремонтланачак Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак4900
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.10800
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.11700
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.6400
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13000
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18000
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14400
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84