Балалар күзеннән химик кейслар
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә өченче шәһәр инженерлык хакатоны узды. Өлкән сыйныф укучылары химик кейсларны «ваттылар».
Залда остазлар, укытучылар һәм укучылар җыелды. Егетләр һәм кызларны биш командага бүлделәр. Оештыручыларның берсе Л.Я.Карпов исемендәге химия заводының яшьләр Советы рәисе Алсу Сәгыйтова аларга кейслар өләште. Конкурсантларга тоташ фильтрлау системасын, комплекслы ашламалау өчен микроэлемент чыганагы уйлап табарга, калдыклардан төзелеш материалы ясарга һәм аның бәясен исәпләргә кирәк булды.
− Инженерлык хакатоннары яңа талантлар эзләү һәм химияне популярлаштыру өчен мөһим. Биредә укучылар, кыска срокларда идеядән тормышка ашыруга кадәр, үзләренең белемнәрен гамәлдә куллана алалар, − дип уртаклашты Алсу.
Командалар үз презентацияләрен әзерләү барышында экспертлардан консультация ала һәм компьютерлардан файдалана алалар. Аларның карарларын жюри кулланучанлык, оригинальлек, эшнең нәтиҗәлеге һәм презентациянең сыйфаты критерийләре буенча бәяләде.
Гран-при авылга китте. Аны Монаш мәктәбе командасы яулады. Жюрига аларның тоташ режимда заводта суспензияне фильтрлау процессына мөмкинлек бирүче җайланма схемасын яклаулары ошады.
Калганнар түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнделәр: «Химия буенча яхшы белемнәр» – 1 нче мәктәп, «Креатив фикер йөртү» − гимназия, «Сөйләм осталыгы» – 3 нче мәктәп (1 нче команда), «Командада эшләү» − 3 нче мәктәп (2 нче команда).
Марафон Россия яшьләре, Кама инновацион территориаль-производство кластеры, район хакимияте һәм химзавод яшьләре Советы яклавында үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев