Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар тынычлык яклы

"Миләшкәй" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган балалар иҗаты фестивале булды. Анда район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Попов, аның кызы Галина Александровна, тыл ветераны, сугышта катнашучының толы Разия Зыятдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия...

"Миләшкәй" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган балалар иҗаты фестивале булды.
Анда район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Попов, аның кызы Галина Александровна, тыл ветераны, сугышта катнашучының толы Разия Зыятдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова чакырылды.
- Бөек Ватан сугышы еллары халык хәтереннән бервакытта да җуелмаячак. Җиңү өчен фронт һәм тыл бердәм булып фашистларга каршы көрәште. Хөрмәтле ветераннар, сезгә каһарманлыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез, тыныч тормыш өчен рәхмәт! Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, - диде тәбрикләү чыгышында бакча мөдире Венера Камаева.
Алып баручылар Эльвира Абрамова (өлкән тәрбияче) һәм Сильвия Тимеряева (тәрбияче) залда утыручыларны ул шанлы елларга кайтардылар, экранда сугыш кадрлары күрсәтелде.
Урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре кызлары һәм малайлары шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, "1941 елның 22 июнь көне" сәхнә күренешләрен, Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен, "Катюша", "Диңгезче кыз" биюләрен, "Аист на крыше" композициясен, кашыкчылар ансамбле һ.б.лар чыгышын залда утыручылар алкышлар белән каршыладылар. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Кунаклар Александр Попов һәм Разия Зыятдинова балаларга бәхетле киләчәк теләде. Любовь Сорокина һәм Клавдия Смирнова фестивальдә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары “Миләшкәй“