Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларга мәйданчык кирәк

Шәһәрдәге балалар мәйданчыклары торышы ни дәрәҗәдә? Бу сорауга җавап табу максатыннан редакция хезмәткәрләре рейдка чыкты. Көннең беренче яртысында ишегалларындагы балалар мәйданчыкларында кызлар һәм малайлар сирәк күренә. Кайберәүләр комда уйнауга өстенлек бирсә, башка балалар таганда атыналар. Фомин урамындагы 21 нче, Менделеев урамындагы 2 нче, Химиклар урамындагы 2, 4, 5, 6 нчы...

Шәһәрдәге балалар мәйданчыклары торышы ни дәрәҗәдә? Бу сорауга җавап табу максатыннан редакция хезмәткәрләре рейдка чыкты.
Көннең беренче яртысында ишегалларындагы балалар мәйданчыкларында кызлар һәм малайлар сирәк күренә. Кайберәүләр комда уйнауга өстенлек бирсә, башка балалар таганда атыналар.
Фомин урамындагы 21 нче, Менделеев урамындагы 2 нче, Химиклар урамындагы 2, 4, 5, 6 нчы йортлар ишегалларындагы мәйданчыклар буялган, чиста ком китерелгән. Чоловский урамындагы 2 нче һәм Химиклар урамындагы 1 нче йортлардагы балалар мәйданчыкларында узган елда буялган уен җайланмалары төссезләнгән. Профсоюзная урамындагы 5 нче йорт ишегалдындагы мәйданчык койма белән уратып алынган, атынгычларга һ.б. корылмаларга - дистә еллар. Биредә һәм янәшәдәге спорт мәйданчыгында күкрәп үскән чүп үләннәре кызлар һәм малайларның монда уйнамавы турында сөйли.
Мөнәвәрә Фәйзрахманова ике яшьлек оныгы Илдар белән урамга чыккан.
- Таганнар ватык. Төзекләндерелмәгән җайланмаларны буяп кына нинди файда? Спорт мәйданчыгы койма белән әйләндереп алынган, әмма анда балаларга уйнау өчен мөмкинлекләр юк, - ди Мөнәвәрә ханым.
Профсоюзная урамындагы 4 нче йорт ишегалдына ком китерелгән, мәйданчык буялмаган.
- Химиклар аллеясындагы уен комплексында уңай шартлар булдырылган, анда балаларның шат тавышы иртә-кичен тынып тормый, - дип сүзгә кушыла Сударевлар һәм Урлуковлар.
Северная урамындагы 6 нчы йорт ишегалдындагы мәйданчык күз явын алырлык. Балалары янына кунакка килгән Валентина Пупышева һәм биредә яшәүче Марина Гудовских аны төзекләндергән холык төзәтү колониясе хезмәткәрләренә рәхмәтле.
- Бу эшне башлап йөрүдә йорт комитеты рәисе Рушания Вәлиеваның да өлеше зур, - диләр алар. - Нәниләрне җәлеп итәрлек өч машина, поезд, эскәмияләре белән беседка, комлык, турник һәм велосипед бар. Балалар бик канәгать, аларның елмаюларын күрү безгә дә куаныч.
Фомин урамындагы 15 "Б" йорты янындагы мәйданчык өр-яңа уен һәм спорт җайланмалары белән игътибарны җәлеп итә.
- Яшь буынга уңай шартлар тудыручы эшкуар Назыйм Әхмәтовка рәхмәтебез чиксез, - ди Нина Загуменных.
- Сеңлемнең оныгы Кирилл 1 нче сыйныфта укый. Вакытлыча аны тәрбиялим, мәйданчыкта күңеле булганчы уйный, - дип сүзгә кушыла Елизавета Вараксина.
Фомин урамындагы 18 нче йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгына ком китерелгән. Биредә турниклар, төсе җуелган беседка күренә, атынгычлар юк. Футбол мәйданчыгында үсмерләр туп уйныйлар.
- Спорт өчен шартлар бар, ләкин безнең атынгычларда атынасыбыз һәм карусельдә әйләнәсәбез килә, - диләр 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары Даша Сергеева һәм Катя Царева.
Менделеев урамындагы 2 нче йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгы җиңел машиналар кую урынына әйләнгән.
- Балаларның тубы тисә, сигнализацияләр кабына, кешеләргә комачаулый, - диләр биредә яшәүчеләр.
Комлыкта балалар уйный, атынгычлар, таучыклар, мотоцикл, турниклар бар.
- Йорт янындагы чәчәк түтәлләрен җиңел машиналар таптап бетерә, җир китерәбез дип вәгъдә бирәләр, һаман көтеп ала алмыйбыз, чәчәкләр утыртыр идек, - ди Рәйсә Вәлиева.
Тукай урамының 7 һәм 8 нче йортларына караган балалар мәйданчыгы буялган, яңа комлык эшләнгән.
- Ватык карусельны ремонтка алдылар. Әлегә бер генә атынгыч гамәлдә, берсен төзәтергә тиешләр, - ди Алена Иванова.

Асия Мөхәмәтханова

Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шђџђр џђм шђџђрлелђр Менделеевск Балалалар

2
X