Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаңның күзенә кара

Педагоглар, әти-әниләр, медицина һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре балалар-яшүсмерләр арасында наркотик куллану һәм законсыз әйләнешкә кертүне профилактикалау проблемасын тикшерү максатында Балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл артына җыелдылар. Полиция бүлегенең иҗтимагый тәртип саклау буенча начальник урынбасары Сергей Темников наркотиклар белән хәл торышы турында сөйләде. Районда барлыгы 40 өлкән наркоман исәпләнә. Алар...

Педагоглар, әти-әниләр, медицина һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре балалар-яшүсмерләр арасында наркотик куллану һәм законсыз әйләнешкә кертүне профилактикалау проблемасын тикшерү максатында Балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл артына җыелдылар.
Полиция бүлегенең иҗтимагый тәртип саклау буенча начальник урынбасары Сергей Темников наркотиклар белән хәл торышы турында сөйләде. Районда барлыгы 40 өлкән наркоман исәпләнә. Алар белән профилактик эш үткәрелә, шул исәптән наркотик матдә булу тикшерелә. Ике яшүсмер токсикоман буларак исәптә тора. Сергей Александрович наркотиклар таратуга каршы көрәштә халык активлыгын хокук саклаучыларга бәһасез ярдәм дип саный. "Әмма, кызганычка каршы, халыктан шалтыратулар һәм хәбәрләр бик аз килә".
Үзәк больницаның баш табибы урынбасары Светлана Горячих чыгышы наркотик кулланучының тәртибендәге беренче билгеләр һәм наркотикларның балалар организмына йогынтысына багышланды.
- Үсмер чакның үзенчәлеге балаларның төркемнәргә берләшүендә һәм үз араларында аңлаучылар табарга омтылуында чагыла, шәхси конфликтлар кискенләшә, - дип билгеләп үтте Светлана Илһамовна. - Гаилә, андагы атмосфера, якыннарының шәхесне ничек бар шулай кабул итәргә сәләтле булуы - профилактиканың иң мөһим институты. Ана йөрәге генә баласы белән нидер булганын, аның читләшүен сизәргә һәм борчылырга сәләтле.
Якын киләчәктә үзәк больница базасында психотерапия службасы оештыру планлаштырыла, аның белгечләре теләгән кешеләргә бу проблема буенча консультация бирәчәк.
- Безнең район СПИД белән авыру буенча республикада бишенче урынны били, - дип билгеләп үтте үзәк больницаның баш табиб урынбасары Дамира Кашапова. - Гомуми бурыч - бу турыда балалар, ата-аналар белән күбрәк сөйләшү. Практикадан күренгәнчә, очрашулар вакытында мәктәп укучылары күп сораулар бирәләр, һәм бу тормыштан мисаллар белән беркетелгән турыдан-туры әңгәмә коры лекциягә караганда күпкә нәтиҗәлерәк.
ВИЧ-инфекция проблемасы тар карашлы кешеләр уйлаганга караганда масштаблырак. Аерым очракларда гаилә башлыгының СПИД белән авыруы турында якыннары да белми. Нәкъ менә шуның өчен йөкле хатыннарның ирләренә медицина тикшерүе мәҗбүри. Һәм ачыкланган авырулар да бар.
4 нче мәктәп коллективының наркотикларга каршы эшчәнлеге, яшүсмерләрнең үзенчәлеге турында психолог Елена Мещерякова сөйләде.
Прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллина тормышта очраган хәлләр белән таныштырды. Бер төркем үсмерләрне бензин иснәгән вакытта тоталар, иң кечкенәсенә 10 яшь була.
- Бу компаниягә ничек килеп эләктең, - дигән соравыма, - ди Гүзәл Габделәхәтовна, - миңа зур колаклы куян күрсәтергә вәгъдә бирделәр, дип җавап бирде. Монда сүз бензин парларын иснәүдән галлюциноген нәтиҗә турында сүз бара.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фикеренчә, ата-ана контроле тискәре күренешләрне профилактикалауда беренчел әһәмияткә ия. Контрольсезлек - проблемаларның нигезе. Мисал өчен бер очракны әйтеп үтәбез. Ташландык йортта берничә көн үсмерләр компаниясе яши. Шул ук вакытта балаларының өйгә кайтмавы турында әти-әниләреннән бер генә шалтырау да булмый.
- Әгәр балагыз 22 сәгатьтән соң өйдә юк икән, димәк ул кыңгыр эш белән мәшгуль, - дип кисәтә Гүзәл Хәбибуллина. - Балаларының хокук бозуы өчен әти-әниләр җаваплы.
Җинаять-башкарма инспекциясенең яшүсмерләр һәм аларның гаиләләре белән эшчәнлеге турында инспектор Артём Сутягин сөйләде.
Мәгариф идарәсе инспекторы Надежда Абрамова түгәрәк өстәл артында сөйләшүне йомгаклау барышында берничә уртак чараны билгеләп үтте. Түгәрәк өстәл утырышы "Балаңның күзенә кара" республика айлыгы кысаларында уздырылды.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль