Белем һәм тәрбия чыганагы
Апрель аенда билгеләп үтелә торган Балалар китабы көненә багышланган чара "Белем иленә сәяхәт" формасында үткәрелде. Балалар китапханәсе коллективы әзерләгән гамәл балалар журналлары белән таныштырудан гыйбарәт булды. Китапханә хезмәткәре Елена Назарова хат ташучы Печкин ролен үтәде. Ул балаларга "Мурзилка" (Динар Фаразетдинов, гимназия), "Читайка" (Рената Корбанова, 1 нче мәктәп) журналларын алып килгән....
Апрель аенда билгеләп үтелә торган Балалар китабы көненә багышланган чара "Белем иленә сәяхәт" формасында үткәрелде.
Балалар китапханәсе коллективы әзерләгән гамәл балалар журналлары белән таныштырудан гыйбарәт булды.
Китапханә хезмәткәре Елена Назарова хат ташучы Печкин ролен үтәде. Ул балаларга "Мурзилка" (Динар Фаразетдинов, гимназия), "Читайка" (Рената Корбанова, 1 нче мәктәп) журналларын алып килгән. Рольләрне башкаручылар вакытлы басма әсәрләрнең нәшер ителү тарихы, андагы рубрикалар белән кыскача таныштырдылар.
Театральләштерелгән тамашада катнашкан "Незнайка" (Ксения Моратова, 1 нче мәктәп), "Дюймовочка" (Ульяна Кузнецова, 1 нче мәктәп) һәм башка әкият геройлары залдагыларны могҗизалы, серле һәм сихри дөнья буйлап сәяхәт иттерделәр. Алып баручының ярдәмчеләре - гимназиядән Оля Куликова һәм Злата Переина җыр һәм шигъри юллар аша китап һәм журналлардан алган белемнәре белән уртаклаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр, әкиятләрдән өзекләр аша нинди герой турында сүз баруын белештеләр. Чарада балаларга китап укуның файдасы, аларны ремонтлау, саклап тоту һәм башка файдалы киңәшләр җиткерелде, балалар журналларында басылган уеннарның берничәсе уйналды. "Веселые картинки", Татарстанда чыга торган "Салават күпере" журналлары белән танышу сабыйлар күңеленә хуш килде.
Китапханә коллективы һәр елны "Иң күп китап укучы"га бәйге оештыра. Җиңүче укучылар Мактау грамоталарына лаек булды. Аннан "Кыш көне кошларны ашат" акциясенә нәтиҗә ясалды. Актив катнашучылар шулай ук Мактау грамоталары һәм шоколад белән бүләкләнделәр. Театральләштерелгән тамашада катнашкан малайлар һәм кызлар да күчтәнәчсез калмады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.3000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.2400
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.2300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.3800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.3600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.4000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.5300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.4000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралды Район башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10500
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.10300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.10000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика