Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем һәм тәрбиядә яңа алымнар

3 нче мәктәп базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен региональ семинар-практикум булды.


Ул «Яңа мәгариф технологияләре, башлангыч гомуми белемнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем һәм тәрбия сыйфатын яхшырту чарасы» темасына багышланды. Чарада Әгерҗе, Алабуга һәм Менделеевскидан вәкилләр катнашты.

Җыелганнарны БИҮнең «Очарование» үрнәк хореографик ансамбле тәрбияләнүчеләре сәламләде. Семинар-практикумны мәктәп директоры Евгений Ямщиков ачты һәм педагогларга нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Пленар утырышта Евгений Александрович һәм Мәгариф идарәсе методисты Елена Пупышева чыгыш ясадылар.

Очрашуда БИҮнең өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары халык һөнәрләрен тәкъдим иттеләр – тукучылык, милли курчаклар әзерләү, агач эшләнмәләре, тимурчы отрядлар эшчәнлеге. Биредә шулай ук кече яшьтәге укучыларда уку компетентлыгын формалаштыруга юнәлдерелгән мәктәптән тыш эшчәнлек, заманча мәгариф технологияләрен кертү һәм куллану турында сөйләштеләр. Чара барышында ачык дәресләр һәм мастер-класслар оештырылды. Очрашуда сәләтле балалар үсеше өчен оптималь шартлар булдыруда төп юнәлешләр, укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең үзенчәлекләре каралды, укытучының һөнәри компетентлыгы күрсәткечләре анализланды.

– Мин үз чыгышымда балалар өчен «Кроссенс» ысулын куллануның нәтиҗәлелеге турында сөйләдем, – дип фикерләре белән уртаклашты Алабуган мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Васильева. – Региональ семинар-практикум – үз белемеңне башкаларга җиткерү, шулай ук алдынгыларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге. Заманча технологияләрне куллану укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә өстенлекле юнәлеш булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X