Белем сыйфатына игътибар арта
1181
0
0
Фәймә Вахриева "Юность" район мәдәният йортында мәгариф системасы хезмәткәрләренең отчет җыелышы булды. Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Хәертдинова узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, укучыларның предметлар буенча белем дәрәҗәсенә һәм олимпиада, конкурс-бәйгеләрдә ирешкән уңышларга тукталды. Сәләтле балаларга игътибар бирү, каникулларны оешкан төстә уздыру,...
Фәймә Вахриева
"Юность" район мәдәният йортында мәгариф системасы хезмәткәрләренең отчет җыелышы булды.
Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Хәертдинова узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Бу өлкәдә билгеләнгән хезмәт юнәлешләренә, укучыларның предметлар буенча белем дәрәҗәсенә һәм олимпиада, конкурс-бәйгеләрдә ирешкән уңышларга тукталды. Сәләтле балаларга игътибар бирү, каникулларны оешкан төстә уздыру, ата-аналар өчен укулар, укучыларның сәламәтлеген кайгырту да читтә калмады.
Уку учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү - 99 процент. Система һәр елны яшь белгечләр белән тулыландырыла (2012 елда - 15 кеше), пенсия яшендә хезмәт куючылар саны - 73. 71 мөгаллим дәүләт һәм өлкә бүләкләре белән билгеләнгән. Педагоглар ел саен төрле категориягә аттестация узалар һәм осталык дәрәҗәләрен төрле конкурсларда җиңүләр яулап исбатлыйлар.
Мәктәптә хезмәт хакы - 50 процентка, балалар бакчасында 40 процентка артты. Мәгариф яңарышында профильле урта мәктәп - иң төп юнәлешләрнең берсе. Шул максаттан социаль-гуманитар, физика-математика, химия-биология, табигать-фән буенча 49 процент укучы шөгыльләнде. Бу юнәлештә КФУның Алабуга филиалы белән хезмәттәшлек итү дә нәтиҗәләр бирә.
Балалар иҗаты үзәге коллективы эшчәнлеге белән директоры Әлфия Талыйпова таныштырды. Үзәк техник иҗат, декоратив-кулланма, туган якны өйрәнү, экологик хәрәкәт, интеллектуаль үсеш, гаилә белән эш һ.б. юнәлешләр буенча өстәмә белем бирә. Учреждениедә һәм аның филиалларында 1800 гә якын укучы шөгыльләнә. Ел дәвамында концертлар, ярышлар, бәйгеләр, Яңа ел тамашалары уңышлы узган. "Очарование", "Ассорти" бию коллективлары, "Триумф" театр берләшмәсе, авыл мәктәпләренең фольклор ансамбльләре - төрле фестивальләр, бәйгеләр лауреатлары. Иҗат үзәге узган елда иң яхшы "Өстәмә белем бирү учреждениесе" һәм "Иң яхшы җитәкче" номинацияләрендә җиңүгә иреште. Коллективның төп максаты - балаларның сәләтен ачу, иҗади үсешкә шартлар булдыру.
Район башлыгы Игорь Привалов чыгышында:
-Менделеевскиның киләчәге педагоглар кулында, җәмгыять сезгә балаларны ышанып тапшырды. Аларга ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен кирәкле шартлар тудыру өстендә һәрдаим эшлибез, - дип белдерде һәм хезмәтләрендә уңышка ирешкәннәргә Мактау грамоталары тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.2300
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде4100
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.4100
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.4100
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.3100
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.4800
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.7600
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.17200
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.16500
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.17200
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.7600
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.4800
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84