Бердәм дәүләт имтиханын – яңа кагыйдәләр буенча
Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучы 142 һәм тугызынчы сыйныфтан 304 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнә. - БДИ үткәрү һәм аның эчтәлеге үзгәрешләр кичермәде. Нәтиҗәләрен объектив һәм үтә күренмәле итәр өчен үзгәреш имтихан үткәрүнең техник ягына кагылды. Имтихан бирү вакыты - мәктәп укучылары һәм укытучылар тормышында катлаулы һәм җаваплы чор. Гамәлдәге закон...
Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучы 142 һәм тугызынчы сыйныфтан 304 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнә.
- БДИ үткәрү һәм аның эчтәлеге үзгәрешләр кичермәде. Нәтиҗәләрен объектив һәм үтә күренмәле итәр өчен үзгәреш имтихан үткәрүнең техник ягына кагылды. Имтихан бирү вакыты - мәктәп укучылары һәм укытучылар тормышында катлаулы һәм җаваплы чор. Гамәлдәге закон нигезендә БДИ үткәрү өчен кирәкле шартлар булдырып, аларны психологик киеренкелек тудырмый гына уздыру зарур, - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсен ачып.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов, үзәк больницаның баш табиб урынбасары Геннадий Герасимович, Россия ЭЭМ Менделеевск районы бүлеге балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәре Сергей Метальников катнашты.
2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең үзенчәлекләре турында, яңа кагыйдәләргә аеруча игътибарны юнәлдереп, мәгариф идарәсенең уку дисциплиналары буенча методисты Наталья Панкрашина таныштырды.
Уку дисциплиналары буенча методист Алия Минголова 9 нчы классларда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева РФ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары приказларына, норматив-хокукый документларына күзәтү белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдә катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булды.
Лариса Кривилева
Белү мөһим:
Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ДЙА) катнашучының өстәлендә, имтихан өчен кирәкле материалдан тыш, түбәндәгеләр була:
- ручка
- шәхесен раслаучы документ
- дару һәм ризык (кирәк булганда)
- сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен махсус техник чаралар.
Тыела:
- элемтә средстволары, электрон-исәпләү техникасы, фото, аудио һәм видеоаппаратура, белешмәлек материаллар, язмача һәм башка мәгълүмат средстволары булу
- аудиториядән һәм имтихан кабул итү пунктыннан кәгазьдә һәм электрон формада имтихан материалларын алып чыгу, аларны фотога төшерү
- БДИда катнашучыларга ярдәм күрсәтү, шул исәптән югарыда аталган материалларны аларга тапшыру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.3500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.2900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.4500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8300
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.8100
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика