Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче сыйныфка баручылар котлау алдылар

Майның соңгы ае районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре өчен вакыйгаларга бай булды. Педагоглар, әти-әниләрнең тырышлыгы чыгарылыш кичәләре әзерләүгә юнәлдерелде. Гөлнара Гудовская җитәкчелегендәге "Сандугачым" балалар бакчасы коллективы да бәйрәмгә җентекле әзерлек алып барды. Район башлыгы Игорь Привалов булачак беренче сыйныфларны белем алу процессының беренче баскычын уңышлы тәмамлау белән шәхсән үзе котлады. Декоратив...

Майның соңгы ае районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре өчен вакыйгаларга бай булды. Педагоглар, әти-әниләрнең тырышлыгы чыгарылыш кичәләре әзерләүгә юнәлдерелде.
Гөлнара Гудовская җитәкчелегендәге "Сандугачым" балалар бакчасы коллективы да бәйрәмгә җентекле әзерлек алып барды. Район башлыгы Игорь Привалов булачак беренче сыйныфларны белем алу процессының беренче баскычын уңышлы тәмамлау белән шәхсән үзе котлады.
Декоратив үсемлекләрнең күп төренә күмелеп утырган учреждение территориясендә балалар почётлы кунакны әйләндереп алдылар. Алар чиратлашып күрешү өчен кул сузалар, Игорь Привалов аларның бакчада ничек яшәүләре белән кызыксына.
- Яхшы, - диләр балалар күмәкләшеп. Фойеда урта төркем шәкертләре район башлыгын ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар.
Музыкаль кунакханәдә онытылмас тантананы мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Фәридә Нәҗипова һәм Галина Тарасова ачтылар. Җыелганнарны сәламләп, алар чыгарылышларны залга чакырдылар.
Матур киемнәрдә 29 кыз һәм малай сәхнәгә чыктылар.
- Әти-әниләремнең мине тәүге сыйныфка озатуын әле дә хәтерлим, - дип балаларга мөрәҗәгать итте район башлыгы. - Бу онытылмаслык вакыйга. Бүгенге көндә сезне мәктәпкә әзерләгән тәрбиячеләр һәм әти-әниләрегез белән бергә шатлык хисләре кичерәм. Киләчәктә яхшы билгеләренә укуыгызны телим. Изге юл сезгә! - диде Игорь Анатольевич.
Балалар тәрбияләүдә озак еллар намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен тәрбияче Галина Веньяминовна Тарасова район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов котлаулар эстафетасын кабул итте.
Мактаулы хезмәтләре өчен педагогик коллективка рәхмәт белдереп, ул тәрбияче Фәридә Мусеевна Нәҗиповага Мактау грамотасы тапшырды.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова чыгарылышларны җылы котлап, сәяси совет исеменнән тәрбиячеләр һәм аш-су пешерүчеләргә "Менделеевские новости" район газетасына абонемент бүләк итте.
Тантана геройлары кабат бию көенә бөтерелделәр. Алар белән сокланып, әти-әниләре балаларының язарга, укырга һәм санарга гына өйрәнеп калмавы белән горурландылар. ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова җитәкчелегендә алар хореография нигезләренә төшенделәр. Бу көнне балалар тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе Людмила Гиннатуллина белән берлектә әзерләгән күпме җыр башкарылды, шигырь юллары укылды.
Сәхнә күренешләре дә читтә калмады. Тантана кызган арада сәхнәдә әкият геройлары - "Икеле"гә укучылар (Галина Брендина һәм Энҗе Хәсәншина пәйдә булдылар. Алар балаларны әзерләмәгән дәресләр иленә өндәргә омтылдылар. Бишлеләр патшабикәсен (Юлия Шакирова) урладылар. Патшабикәне бәладән коткару өчен, балаларга белем һәм күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булды. Чыгарылышлар барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Мөдир Гөлнара Гудовская һәм методист Гүзәлия Фәттахова балаларга диплом, фотоальбом, бүләкләр өләштеләр, әти-әниләргә - Рәхмәт хатлары.
Җавап сүзендә әти-әниләр педагогик коллективка һәм хезмәт күрсәтүчеләргә балалары турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ихластан рәхмәт белдерделәр, чәчәк һәм истәлекле бүләкләр, ә балалар бакчасына тузансуырткыч бүләк иттеләр.
Ишегалдында балалар изге теләк белән һавага шар очырдылар, һәм әти-әниләре, тәрбиячеләр белән кафега юнәлделәр.
- Хуш, бакча. Без сине беркайчан да онытмабыз, - диешәләр пышылдап булачак беренче сыйныфлар.

Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Балалар Сандугачым